Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды

“Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле идарәсе Кубогына үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Бәйге шулай ук Инвалидлар ункөнлегенә дә багышланды.

Ярышларны район башлыгы Илдар Таҗетдинов сәламләү сүзләре белән ачты. Ул биредә шөгыльләнүче ике укучыга - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин исеменнән Егор Герасимовка, район җитәкчелегеннән Илшат Сөнгатуллинга адаптив спорт коляскалары тапшырды. Ярышта барлыгы 10 команда, 43 яшь спортчы көч сынашты.
2008 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында Зәмирә Бәдретдинова (Балык Бистәсе гимназиясе) беренче урынны яулады. Миләүшә Мостафина (Юлсубино) икенче урынны алды. Разыя Саймахмедова (гимназия) өченче урында калды.
Бу яшь категориясендәге үсмерләр арасында Илфар Әхмәтшин иң җитез, төгәл булуын күрсәтеп җиңүче булды. Тимерхан Габделхаков (гимназия), Җәмил Галиуллин (Күгәрчен) икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.
2005-2007 елгы кызлар арасында барлык призлы урыннарны Балык Бистәсе гимназиясе укучылары алды. Гүзәл Сөнгатуллина  беренчелекне бирмәде. Адилә Габделхакова - икенче, Анастасия Мөхәммәтҗанова өченче урыннарны алдылар.
Үсмерләр арасында да гимназиялеләр өстенлек итте. Кирилл Пигалев тагын бер мәртәбә иң көчле булуын күрсәтте. Руслан Саппаров бу юлы икенче урынны алды. Ә өченче урында Тимур Токранов (Балык Бистәсе икенче мәктәбе) калды.
Командалар (кече группа) арасында пьдесталның беренче баскычына Балык Бистәсе гимназиясе командасы (тренерлар Александр Гурьянычев, Роман Пигалев) күтәрелде. Икенче баскычта Ямаш мәктәбе (Инсаф Баһавиев), өченчедә  Күгәрчен мәктәбе (Марат Хөснетдинов) урын алдылар.
Өлкән группада шулай ук гимназиялеләр беренче булды. Икенче урынга Күгәрчен командасы чыкты. Өченче призга Ямаш теннисчылары лаек булды.
Җиңүчеләргә, призерларга медальләрне, Грамоталарны район башлыгы урынбасары, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлеге фиркасе җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова, башкарма сәркатибе Айсылу Сәхапова тапшырдылар.


И. Шакирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса