Сливадан повидло
Тәмле булсын!
Моның өчен 2 килограмм слива һәм шул күләмдә шикәр комы кирәк булачак.
Беренче эш итеп, юылган җимешләрнең төшен алабыз. Аннан соң иттарттыргыч аша чыгарабыз.
Шикәр комының яртысын әлеге массага кушып, сүлпән утта 10-15 минут кайнатабыз.
Сүндереп, калган шикәр комын өстибез һәм эрегәнче яхшылап болгатабыз.
Стерелизацияләнгән банкаларга тутырып, саклауга куябыз.
Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/retseptlar/slivadan-povidlo
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа