Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сәламәт бул” (“Будь здоров”) коллективы чаңгыда йөреп кайттылар

Балык Бистәсенең көнчыгышында урнашкан урман зонасы чаңгыда йөрүчеләрнең яраткан урыннары. Биредә узган ел ахырында чаңгы базасы эшли башлады.

Күптән түгел без, “Сәламәт бул” (“Будь здоров”) коллективы елдагы традиция буенча чаңгыда йөрү нияте белән  әлеге базага килдек.

Көн салкынча, аяз иде. “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәгеннән базага безне  район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге автобусы  белән алып килделәр. База  эчендә чиста, җылы. Санузел,  кием алыштыру һәм башка бүлмәләр бар. База тирәсендә килгән транспорт чаралары өчен мәйданчык  чистартылган. Чаңгыларны прокатка алганнан соң без шунда ук башланган чаңгы юлыннан шуып киттек. Табигате шундый матур. Юлның бер ягында наратлар, ә икенчесендә каен һәм тирәк агачлары үсә. Биредән Чулман елгасы да күренә.

Каршыбызга чаңгы белән кайтып килүче мәктәп балалары очрады. Ямаш мәктәбенең югары сыйныфта укучылары  тренерлары белән күнегү узарга килгәннәр икән.

Урман эченә чаңгы эзеннән без бер-бер артлы шуып барабыз. Кире базага әйләнеп кайтканда кәефләребез күтәренке, битләребезгә алсулык йөгергән иде. Күмәкләшеп фотога төштек. Автобус безне кире алып кайтты.

Балык Бистәсендә әлеге чаңгы базасы төзелү  анда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар өчен дә бик уңайлы. Бик рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бу.

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса