Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сихерче ир бар йортны куркуда тота

Уфада сихерче-хулиган барлыкка килгән.

Гадәти булмаган ир күзәтү камераларының объективларына эләккән. Бу урамда  яшәүчеләр  подъездда билгесез ир-егетне күргән. 8нче катта ул ишек алдына тоз белән янган кәгазь кисәге катнашмасын сипкән.

Биредә яшәүче ханым билгесез ир-егетнең нәкъ аңа сихер салырга тырышуын билгели.   - Миңа берничә көн инде коллекторлар шалтырата. Янәсе, мин үземнең бер танышымны белергә тиеш.

Аның бурычы күп икән. Банкка бу кешенең ни өчен минем номерны биргәнен белмим, без аның белән аралашмыйбыз. Һәм менә алар мине шалтыратып куркыта. Ә хәзер ишек төбенә тоз да сиптеләр, - ди ул.  Ханым билгеләп үткәнчә, ир элекке зек булырга мөмкин.

Элек хатын үзе колониядә эшләгән һәм атлап йөреше буенча шундый кешеләрне бик җиңел таный. Моннан тыш, күптән түгел генә иреккә чыккан кешеләр еш кына нәкъ шундый " эш өлкәсендә" үз урынын таба икән.   Подъездда яшәүчеләр видеокамераларны җентекләп күзәтеп тора. Әлегә хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәргә җыенмыйлар.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32200

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса