Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шумково авылы янәшәсендә туристлар слеты узды.

Шумково авылы янәшәсендәге матур урында чираттагы туристлар слеты узды.

Шумково авылы янәшәсендәге матур урында чираттагы туристлар слеты узды. Ул Бөтендөнья туризм көненә багышланган иде. Район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан район халкын туризм белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, спорт-массакүләм эшен активлаштыру һәм иң көчле командаларны ачыклау максатыннан оештырылды.

 «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы, балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге, Балык Бистәсе беренче номерлы гимназия, «Теплоэнергосервис», Ямаш мәктәбе һәм район үзәк хастаханәсе – барысы алты команда ярыш һәм конкурсларда катнашырга теләк белдерде.

Ярышлар башланыр алдыннан яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дарья Вильчинская командалар һәм ярышларның баш судьясы Фидаил Фазлыев җитәкчелегендәге судьялар белән таныштырды. Аннан барысы бергә «Ничек шәп, без барыбыз да бүген монда җыелдык» дигән җыр башкардылар. Туризм буенча өстәмә белем бирү педагогы Хәйдәр Зыятдинов биремнәрне ничек дөрес үтәргә кирәклеген, командага кайсы очракларда штраф баллары бирелүен аңлатты.

Командаларга кыр лагерен оештырырга,  туризм вакытында очрый торган каршылыклы полосаны узу, ерганакны колгага таянып узу, сазлыкны түмгәкләргә басып үтү, асылмалы күперне чыгу, кыр шартларында азык әзерләү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирү, хәрби җырлар башкару һәм башкаларны үтәргә кирәк иде.

Жирәбә салу нәтиҗәләре буенча, барлык сынауларны да беренче булып узу мөмкинлеге балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге командасына бирелде. Һәр этапта аерым судья биремнәр үтәлешен бәяләде һәм нәтиҗәләрне беркетмәгә кертте.

Әлеге командада катнашучыларның барысы да яхшы нәтиҗә күрсәтеп, сынауларны җиңел һәм тиз үтәделәр. Әмма биремнәр җиңел түгел иде.  Калган командалар каршылыклар полосасын күпкә озаграк үттеләр һәм төрле хаталар ясадылар. Шулай итеп икенче урынга Ямаш мәктәбе чыкты.

Өченче урын  район үзәк хастаханәсенә бирелде.

Аннары һәр команданың туристик көнкүреше бәяләнде. Лагерь территориясенең санитар-гигиена шартларына игътибар бирелде. Чисталык, азык әзерләү урыннары, чүп-чар һәм азык-төлек калдыклары җыю өчен җиһазлар, учак яндырганда куркынычсызлык техникасы, лагерь чикләре билгеләнүе, палатканың сузылуы, команда исеме язылган вымпел булуы тикшерелде.

Кыр лагерын оештыруда «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексы командасы аерылып торды.

Дельфин сурәте төшерелгән лагерь исемгә туры килердәй матур итеп бизәлүеннән тыш, барлык таләпләргә дә җавап бирерлек итеп эшләнгән.

Аннары слетны оештыручылар һәм баш хөкемдар Фидаил Фазлыев кыр шартларында ризык әзерләүне бәяләде. Барлык командалар да бу конкурстта күңел биреп катнашты. Аларның өстәлләрендә ни генә юк иде. Әйтик, «Теплоэнергосервис» командасы моның өчен өч учак кулланган. Җиләк-җимеш, яшелчә, маринадланган гөмбә, кабактагы ашамлык, бутерброд, бәлеш әзерләгәннәр.

Алар хәтта үз оешмаларының исемен яшелчә, ит һәм сыр кисәкләре кулланып язганнар. Район үзәк хастаханәсе командасы  - балык, коймак, ит, беренче номерлы гимназия командасы - кайнар учакта балык, шашлык, балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге – лагман, фольгадагы бәрәңге, бутербродлар,  “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы командасы - тәмле аш, шампурдагы бәрәңге, коймак, үләнле чәй, Ямаш мәктәбе – сазаннан уха, балык пешергәннәр иде.

«Медицина» конкурсында Ямаш мәктәбе командасына тиңнәр булмады. «Сугыш еллары җыры» бәйгесендә беренче номерлы гимназия командасы аерылып торды. Алар хәрби формада «Смуглянка» җыры белән чыгыш ясадылар.

2020 елгы туристлык слетында беренче урынны балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге командасы яулады, икенче урында – Ямаш мәктәбе, өченчедә – район үзәк хастаханәсе булды. “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы командасы – “Туристлык көнкүреше”, “Теплоэнергосервис” командасы – “Иң яхшы кыр ризыгы”,беренче номерлы гимназия – “Сугыш еллары җыры” номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр.

Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина командаларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Ул барлык командаларга да рәхмәт сүзләре җиткерде.

Районның иҗтимагый һәм спорт тормышында актив катнашканы өчен Ямаш мәктәбе директоры Алмаз Баһавиевны  аерым әйтеп узды.

 

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса