Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шумково авыл җирлегенә халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова ник килгән?

Бүген Шумково авыл җирлегендә отчет сессиясе булды.

 Утырышта район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, шулай ук  район, оешма җитәкчелеге, вәкилләре катнашты.

Авыл җирлеге 4 авылны – Шумково, Олы Укмас, Хутор, Әшнәк-Качкалак авылларын берләштерә. Җирлектә барлыгы 435 кеше яши – араларында татарлар, урыслар һәм таджиклар бар.

Һәр авылда үз гореф гадәтләре. Аларга тугры калып, бәйрәмнәрен оештыралар бу җирлектә. Мәсәлән Олы Укмаста “Авыл көне”, “Изгеләр ашын” үткәрсәләр, Шумково авылында  “Вознесение Господне” бәйрәме көнне чиркәүгә җыелып гыйбадәт кылалар.

Язманың тулырак вариантын газетабыз битләреннән укый аласыз.

Автор Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса