Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәхси архивтан бер фото тарихы

Философларның берсе: “Уңышка акыллы түгел, ә тырышлар ирешә”, дигән. Бу сыйфат ТАССР үсеше елларында хезмәт куючыларның күбесенә хас

Гаилә альбомында сакланган әлеге фото мине балачактан ук җәлеп итте. Бу рәсемдә матур киенгән, сөйкемле елмаюлы хатын-кызлар. Алар арасында танышларым да күп, араларында мәктәп дусларымның әниләре дә бар. Алар кайчандыр минем әнием белән Жданов исемендәге колхоз фермасында сыер савучы булып эшләгәннәр. 
 Рәисә Гуськова, Прасковья Сидорова, Любовь Данилова, Зоя Гуськова, Зоя Моратова, Ксения Генералова, Анна Чистоткина (әнием). Биредә безнең медпункт фельдшеры Прасковья Зубкова, клуб мөдире Евдокия Морозова... Кызганычка каршы, кайберләре инде исән түгел.
Любовь Сергеевна Кирпичникова бу фоторәсемнәр турында бик теләп сөйләде. Рәсемдә кешеләр генә түгел, ә безнең авыл, район тарихы да чагыла. Любовь Сергеевна үзе озак еллар терлекчелектә эшләгән. Башта 10 ел сыер савучы, аннан соң ассистент контроле (сөт сыйфатын контрольдә тоту вазыйфасы) булган. Аннан Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, 20 елга якын ферма мөдире вазыйфасын башкарган. 
- Совет елларында терлекчеләрнең хезмәте кадерле, хөрмәтле иде. Еш кына район һәм республика семинарлары үткәрелде. Аларда тәҗрибә уртаклаштылар, алдынгыларны хөрмәтләделәр. Жданов исемендәге колхоз нәселле савым таналар үстерү белән шөгыльләнә. Үстерелгән таналарны башка колхозларга саталар. Савымчыларның хезмәте сыер саву гына түгел. Малларны  карау, дөрес ашату да әлеге хезмәткәрләр тарафында. Авырып китсәләр үләннәр кайнатмасы әзерлиләр, дарулар эчертәләр. Бервакыт кышын кардадан 12 сыер качты, аларны фермадан 10 километр ераклыктан эзләп таптылар. Сыер савучыларның хезмәте җәен дә, кышын да таңнан кичкә кадәр инде. Җәй көне, әлбәттә, беренче савым иртәрәк - иртәнге 4тә башлана. Ә көндез терлек азыгы әзерләүдә, урак җиткәч, ындыр табагында эшләделәр. Моннан тыш, ел саен бирелә торган азык чөгендере участогын эшкәрттеләр. Ә бит өйләрендә дә эш җитәрлек, гаилә, балалар һәм йорт хуҗалыгы бар. Шулай булса да, Аллага шөкер, барысына да көч җитте, - дип сөйләде Любовь Кирпичникова.
Любовь Сергеевнаның әйтүе буенча, хезмәткә алар кечкенәдән үк өйрәнгән. 8-10 яшьтән колхоз кырларында комбайннардан калган саламны теземнәргә өйгәннәр, урып-җыю алдыннан ындыр табагын чистартканнар. Санап китсәң, алар башкарган эшләр бик күп.
Намуслы хезмәте, яхшы күрсәткечләре өчен Любовь Кирпичникова «9 нчы һәм 11нче бишьеллык ударнигы» билгесе, В.И. Ленинның 100 еллыгы медале белән бүләкләнгән,  бик күп Мактау грамоталары бар. Любовь Сергеевна шулай ук депутат була һәм 1993-2001 елларда Бәтке авыл советы секретаре булып эшли. 
Әйе, хезмәткә мәхәббәте, тырышлыгы эшеннән  күренә аның. Кирпичниковлар турында авылда үрнәк гаилә, иң яхшы хуҗалыкларның берсе, дип ышанып әйтергә була.

Людмила Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса