Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шифалы үләннәр җыя торган вакыт

Үләннәрнең күбесен бик белеп бетермәсәләр дә, халык кышка юкә чәчәге, мәтрүшкә, иван-чәйләрне җыеп куярга тырыша.

 Салкын тигән вакытта яратып куллана да. Соңгы елларда халык медицинасына игътибар гомумән көчәйгән кебек. Фитотерапия белән кызыксынучы Ольга Голубчикова да шундый фикердә.

Адәм баласы кабат табигатькә якыная башлады, дару препаратларының файдасын күрмәгәч, үләннәр белән дәваланырга керешәләр, ди ул. Моннан тыш, экологик чиста ризыклар ашарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышалар.

Күпләр хәзер фатирларын шәһәр читендәге йортларга алыштыра.

Коронавирус пандемиясе вакытында бу аеруча сизелде. Ольга үсемлекләр дөньясы белән бала вакыттан ук кызыксынган. Башлангыч сыйныфларда укыганда файдалы үләннәр энциклопедиясеннән карап, аларны танырга өйрәнгән. Үләннәрне киптереп, гербарий төзегән. Бу шөгыле күпмедер вакытка онытылып торганнан соң, кабат табигатькә сәяхәт итә башлаган. Аның төп сәбәбе – үзе ачкан хәләл мунча комплексы. Анда дәвалану процедураларын да үткәрәләр, сихәтле үләннәр дә кулланалар икән. Бу шөгыльгә тагын да җитди карап, фитотерапия курсларына язылган. Ольганың әйтүенчә, һәр үләннең сихәте бар, әмма аны дөрес итеп файдаланырга гына кирәк. – Файдалы үлән гел дару гына була алмый. Дөрес күләмдә куллану зарур һәм аның тәэсире бөтен кешегә дә бертөсле булмаска мөмкин. Агулы дип саналмаган үләннәрнең дә кайбер очракта зыянлы булып куюы бар. Гап-гади мәтрүшкәне дә чамалап эчәргә кирәк дип уйлыйм. Күбебез яратып эчә торган иван-чәйнең дә ферментлашканнан соң файдалы үзлеге кимүен билгеләп үтәргә кирәк, – ди Ольга.

Дару үләннәрен ул коры көнне җыярга бара. Иртәнге якта чык булганлыктан, көн уртасында җыю хәерле. Үләннәрне юл буйлары, чистарту корылмаларыннан ераграк булган экологик чиста урыннардан җыю мәслихәт.

Җыйганда кулга эләккән һәр яфрак, чәчәкне кәрҗингә салмагыз. Авыру билгеләре күренгән, череге булганны алмагыз. Өстәрәк урнашкан яфракларын җыегыз.  
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/shifaly-lnnr-yya-torgan-vakyt

rk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса