Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез безгә язган идегез. Хатка җавап

Балыклы Чүкәй авылында ялгыз өйләрнең саны артканнан арта бара. Ә бит һәрберсенең хуҗасы бар. Күбесе шәһәр тормышыннан аерыла алмый нигезләрен шундый хәлгә җиткергәннәр.

Кайчандыр  гөрләп торган  матур йортлар  бүген мескен хәлдә калганнар. Тәрәзәләре ватык, стеналары да төртсәң җимерелергә тора, коймалары ауган, бакчаларында агачлары корган. Яннарыннан үтеп киткәндә: “Күрәсезме, без нинди хәлдә, безне ташладылар бит,” – дип әйтәләр кебек.

Язучы, драматург Сәет Шәкүров урамында  андый  җимерек өйләр  берничә. Мисалга, танылган шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин туган йортны атар идем.Бу йортта элеккеге Балыклы Чүкәй мәктәбе директоры, авыл советы рәисе, “Гигант” колхозында партком секретаре булып эшләгән Мария Андреевна Чернова яшәгән.

Тиздән халкыбызның яраткан бәйрәме - Сабан туйлары җитә. Бу йортлар авыл халкы өчен  бик күңелле хәл түгел. Әле бит моның куркыныч ягы да бар. Беренчедән, бала-чага уйнап, фаҗига чыгарга мөмкин. Икенчедән, ишегалларында, бакчаларда корган агачлардан, үләннәрдән ут-күз чыгу куркынычы да бар.    

Нәкыя Минеханова,

Яр Чаллы.

 

Бу сорауга җавап табу максатыннан хатны Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Әлфия Мөхәммәтҗановага юлладык һәм түбәндәге җавапны алдык:

 “Әлеге хатта күтәрелгән проблема һәр авыл җирлеге өчен хас күренештер диеп уйлыйм.Бу юнәлештә эшләмибез дип әйтә алмыйм. Сүз авылның хуҗасыз йортлары турында бара. Ел саен без бу йортларның нәсел-җәптесен барлап, аларга рәсми хатлар юллыйбыз. Хатларыбызга колак салучылар да шактый җыелды. Соңгы елларда авылга кайтып йорт урыннарын, йортларын рәсмиләштерүчеләр аз булмады. Һәм алар кайткалап торалар, каралты-кураларын, тирә-юньнәрен чистартып, тәртиптә тотарга тырышалар. Әлегә хуҗасыз саналганнарын җирлек, мәктәп ярдәме белән биләмәнең тышкы ягыннан без чистартабыз. Урам яктан чүп үләнле, чүп-чарлы йортлар юк. Әмма хуҗалыкның эчке ягына керә алмыйбыз. Хатта телгә алынган йортка килгәндә, бу йортка күптән түгел генә яңа хуҗалар табылды. Алар хуҗалыкларын тулы тәртипкә китерделәр”.

 

 

фотоkolosok.klgd.prosadiki.ru

                                                                                                                                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X