Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөембикә Шәфыйкова: " Чәчәкләр - минем шатлыгым"

 Сөембикә йорты капкасыннан ук чәчәкләр каршы ала. Койма аша күренеп торган бу матурлыкка кем генә сокланып китми икән.

Бакчада төрле сортлары бар. Берничә рәттә үрмәле ак, ә янәшәдә кечкенә ал төстәге розалар үсеп утыра. Алга таба матур ачык кызыл, сары, алсу, ак, кура җиләге, төсендәгеләре, әйтерсең лә башларын ия. "Чәчәкләрне бик яратам, аеруча розалар күңелемә якын, – дип сөйли Сөембикә.- Чәчәкләр–минем шатлыгым. Бакчада 48 төп розам бар. Алар арасында биеге, тәбәнәге, җиргә үрмәләп үсә торганы, гибридлысы бар. Алар җәй буе чәчәк ата. Әле яз утырткан яшь үсентелеләре дә бар. Яңа сортларны сатып алам, танышлар да бирә, үзем дә аларга таратам”.

Ә йорт каршында алсу флокс, кызгылт сары, ак гладиолуслар һәм лилияләр ямь өстәп тора. Ишегалдында да чәчәк түтәлләре шактый. Биредә яздан бирле гөлләр чәчәк атып утыра. Сөембикә аларны санап китте: сирин һәм сары төстәге ирисләр, шәмәхә һәм алсу аквилегия, ак, алсу һәм чия төсендәге пионнар, лабилия, хостлар, берьеллык георгин, бадан, алсу люпинннар, гортензияләр, хризантемалар, мальвалар һәм башка бик күп чәчәкләр. Яз көне бакчада Бульденеж декоратив балан куагы чәчәк ата.

Ә виктория җиләген ире Исмәгыйль барлый, эшкәртә. Алар бергәләп җәй буе бакчада эшләргә яраталар. Быел ташкабак, кабак, карбыз, кыяр, помидор, чөгендер һәм кишер уңышы әйбәт булган. Шулай ук алмагач, груша, виноград күп җимеш биргән.

“Будь здоров” клубында Сөембикә Шәфыйкова инде берничә ел шөгыльләнә. Ул клуб активистларының берсе. Дәресләрдә тырышлык белән барлык күнегүләрне башкара, аралашучан һәм мәрхәмәтле. Барлык ярышларда, көзге кросста, «Россия чаңгы юллары»нда катнаша, республика спартакиадаларына йөри.

Барлык чараларда актив катнаша, бии, җырлый. Күргәзмәләргә үзе үстергән кавын һәм карбыз алып килә, тәмле камыр ризыклары әзерли. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында гомуми флеш-моблар өчен видеороликлар төшерде. 40 ел шәфкать туташы булып эшләгән ул, һәркемгә игътибарлы булган. Аның адресына рәхмәт сүзләре генә әйтәләр.

 

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X