Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәбәпләре төрлечә, нәтиҗәләр аяныч

2018 елда Балык Бистәсе районы территориясендә 21 янгын очрагы теркәлде. Ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан  янгыннарда ике кеше һәлак булды.

Электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, мичләрне якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш итү - янгыннар чыгуга төп сәбәпләр булып торалар.

Районда янгыннарны кисәтү буенча даими профилактик эш алып барыла. 105 кешене берләштергән 39 профилактик группа оештырылды. Агымдагы елда “Торак-2018” операциясе кысаларында 12084 шәхси йорт, 99 күп фатирлы йортта булып профилактик әңгәмәләр уздырылды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәләр таратылды. Бигрәк тә күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкәннәр, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы гражданнр яши торган йортлар игътибар үзәгенә алынды. Шундый йорт-фатирларга 494 данә автоном янгын кисәткеч прибор куелды.

 Шулай ук торак пунктларда, урманнарга якын урыннарда янгыннарны кисәтү максатыннан 26 патруль-маневрлы группа эшләп килә. Урман янгыннары чыгу ихтималы зур булган торак пунктларны планлы тикшерү буенча рейдлар планы эшләнгән.

Янгыннарны, аларда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатыннан, авыл җирлеге башлыкларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалауны көчәйтергә кирәк. Исерткеч эчемлекләрне чамадан артык кулланучы гражданнар, ялгыз карт-карчыклар яши торган йортларны даими күзәтү астына алу зарур. Аз керемле гаиләләргә мичләрен һәм электр үткәргечләрен ремонтлау өчен адреслы социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеген табу да максатка ярашлы булыр иде.

Барлык су башнялары елның теләсә кайсы вакытында су алу өчен янгын краннары белән җиһазландырылган булырга тиеш. Кеше күп җыела торган биналар янәшәсендә янгын гидрантлары урнаштыру, төзек булмаганнарын ремонтлау таләп ителә. Барлык җәмәгать биналарына, янгын баскычларына, гидрантларга илтә торган юллар чистартылган булырга тиеш. Ирекле янгын формированияләренең даими әзерлеген тәэмин итү дә мөһим мәсьәлә.

Андрей Иванов,

районара күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы.

фотоinfourok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса