Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саумы ,Кавказ!

Шахта, океан, атаклы тау биеклекләре күрергә теләүче егетнең тагын бер чираттагы хыялы тормышка ашты. Бу юлы мин фәкыйрегезне язмыш Кавказ якларына алып килде. Аурупаның иң биек тауы саналган Эльбрус янәшәсенә. Иң әүвәл “Минеральные Воды” аэропортыннан Пятигорск шәһәренә юл тоттык. Безне каршы алып, озатып йөрүче таксист егетебез беренче танышуыбыз минутларыннан үзен туган ягына көчле патриотик хистә яшәве белән җәлеп итте.

 Шулкадәр гыйльми багажлы ватанпәрвәр булып чыкты ки, бу төбәкләрнең, халкының тарихын “су урынына эчә” торганнардан. 40 минутлык юлда без инде Пятигорск шәһәренә күңел белән, гүя, визуаль сәяхәт кылырга өлгергән идек. Шул минутларда ук аның тарихи урамнарына, минераль су ташып торган нокталарына, кайнар шифалы сулы урыннарына бару теләге уянды. Икенче көннең иртәсендә үк без җәяүләп шәһәр урамнары буйлап атлый идек инде. Шәһәр уянып килә, урам буйлап хәрәкәтләнүче элеккеге трамвайлар  һәрбер йортны көн туу белән сәламлиләр сыман. Әнә, Машук тавы колачын җәеп шәһәрне җил-давыллардан ышыклап тора, икенче бер якта биш тау тезмәсеннән  торган Бештау. Пятигорскның исеме дә шуннан алынган. Минераль су чыганакларының саны буенча төбәк планетада икенче урынны алып тора.Төрле составка, сыйфатка ия сулар башлангычларын Машук тавыннан бәреп чыккан чыганаклардан алалар. Шәһәр буйлап һәр йөз метр аралыкта диярлек ябык биналарда  төрле минераль сулардан авыз итәргә мөмкин. Сулар бик күп авыруларны дәвалау  көченә ия.  Шәһәр буйлап дистәләгән шундый биналарга юлыгасың, аларга берөзлексез халык агылып тора.  Кранны ач та,күңелең булганчы,туйганчы  эч. Бушлай. Монда халык бер-берсенә карата бик итәгатьле, юл куярга гына торалар, урамнар чиста. Күзгә ташланганы - йортлар үзләренең тарихи йөзләрен югалтмаганнар, архитектура ягыннан бик тә зәвыклылар. Куелган такталарны барлап барабыз: 1889, 1903, 1914 ел, кыскасы ХIX гасыр ахыры XX гасыр башында төзелгән йортлар биниһая тезелеп киткәннәр һәм алар үз стильләрен саклаган мәлдә реставрацияләнгәннәр. Туристлар дөнья буйлап агылгангадыр диеп фаразларга кирәк, кафе, ашханә, рестораннар ябылмыйча эшлиләр диярлек. Үз кулинарияләре өстенлек итә: шашлыкны (дуңгызныкыннан кала) һәр туклану урынында очратасың. Хычины ризыгы милли ризыклары буларак бар ноктада сатыла. Безнеңчә, кыстыбыйга охшаш ризык, тик эченә генә төрле тәм-том салып пешерелә. Чәк-чәксез ашамлык кибете юк. Тау үләннәреннән киптереп ясалган чәйләрнең нинди генә төрен тәкъдим итмиләр, чыршы күркәләреннән кайнатмалар да бик үтемле товар санала. Кузы (безнеңчә Әчтерхан чикләвеге бик очсыз (килограммы 70-80 сум). Күпләр бирегә кыйммәтле тун алу өчен генә дә киләләр икән. Казан белән Минеральные Воды арасы 2 мең километрга якын булса да, самолет белән ике сәгатьлек кенә юл. Сызлау- яраларга, тән җәрәхәтләре өчен табигый майлар сатучылар ”лот”ыннан китеп кенә торалар. Сату нокталарында урын алган җылы оекбашлар (бәясе 100 сум), мамык шәлләр туган якларга алып кайталар. Ничә көн йөреп тә урамда ник бер исерек, хәер сорашучы очрасын. Халык байлык артыннан кумый биредә, алар үзләре әйткәнчә - “хозурлык белән кәеф, рәхәтлек, ләззәт” өчен яшиләр. Йорт тирәләрендә чит ил машиналарына караганда үзебезнең илнекеләр өстенлек итә. “Татарстан номерлы” машиналар да еш очраштыргалап тора. “Сездән  “ундүртле”, “Лада” машиналарын күпләп сатып ала башладылар. Очсызрак”, - диләр үзләре. Түләүле машина кую урыннары да юк. Биредә иң бай ир-ат булып аты булган кеше санала. Ат бәяләре 500 мең сумнан алып миллионгача йөри икән. Шәһәрләр арасындагы юлларда елкылдап торган атларда җилдерүче егетләр шактый күп очрады. Юл дигәннән, 200 әр километр юл узып ник бер юл күзәтчелеге, йә булмаса полиция хезмәткәре очрасын?! Хәрәкәтне чикләүче билгеләр, видеокамералар да бөтенләй юк дип әйтерлек. Әмма, машина йөртүчеләр бер- берсенә бик хөрмәтлеләр, тиешме-түгелме, үзара аңлашу, юл кую бар. Пятигорск белән Кисловодск шәһәрләре арасында урнашкан авыл-шәһәрләрдә нигездә ислам дине белән яшәүче халык өстенлек итә. Сөйләшүләреннән күп сүзләрне аңлап була, татарча әйтсәң үзләре дә аңлыйлар. “Тәрәзә”, “Джылысу” кебек төбәк атамаларын, Әкълимә, Минҗиһан, Гөлчәчәк, Мөслимә атлы хатын-кызлары исемнәрен ишеттек. Бирегә Татарстаныбыздан килен булып төшүчеләргә юлыгылды, иң кыйммәтлесе, телләрен онытмаганнар, саф татарча “яралар” гына.  Әнә, Гөлнур исемле кызыбыз беренче килүендә үк бу як “джигитына” кияүгә чыгып калган. “Матур яшибез”, - ди, куанычын яшерми. Ир-ат һәркайсы диярлек, билендә “черкес” кынычы, пәкесе йөртә. Бу кавказ ир-атының  атына хас сыйфаты санала. Тик барысы закон кысаларына туры килергә, бәйләнерлек урын булмаска тиеш. Шуңа сувенир сату урыннарында бу төр товарга һәм папахага зур өстенлек бирелә. Тәрбия бәләкәйдән шәп бирелә күрәмсең, кеше әйберенә кагылуны белми халык. Алар өчен намус бөеклеге максатчан югарылык. Юллардагы түләүле бәдрәфләрдә акча җыеп торучы хезмәткәрне күрмисең, бәясе язылып куелган, кеше керә, акчасын өстәлгә калдырып чыга. Өстәлдә биш меңлеге, меңлеге, йөзлекләре, савыт-савыт вак акчалары да бар. Тиеш булмаган бер тиененә ник кагылсыннар. Һәрберсендә җылы су белән комган тора. Тәрбия дими ни дисең инде моны. Тәрбия дигәннән, һәр авылда икешәр-өчәр мәчет. Затлы, зур итеп төзелгәннәр. Юлчы егетебез Алим сөйләвенчә, йортта ничә ир-ат бар, барысы җомга намазын калдырмыйлар икән. Намазга басмауны үзе бер гөнаһ, язык саныйлар

Юл буйлап тау итәгендә урнашкан зур булмаган авылларда, аерым хуҗалыкларда мал-туарны күпләп тотканнары күзгә ташлана. Йортлар тирәсендәге кардаларда  мөгезле эре терлек, ат санына, әллә ничә метрлы рулонлы печән эскертләренә карап шундый фикер туа. Төп транспорт чаралары трактор да, ат. Һәрхәлдә, безгә юлыгылганнары шулар булды. Тау сыртлары буйлап кыртлап йөргән тау сыерлары, ишәк маллары очраштыргалап куя. Берничәшәр тонналы ташларның таулардан җимерелеп төшүе җирле халыкны куркытмый булса кирәк, бик күп йортлар тау куенына сыенып салынганнар. Ә йортларның янәшәләрендә әнә шундый зур ташлар мүкләнеп ята, яңа гына төшкәннәре дә аз түгел. Койма, йортларны торгызганда төзү материалы буларак күпчелек очракта таш кулланылганлыгы күренеп тора. Беренчедән таштан төзү чыгымсызрак булса, икенчедән тау сыртларында үскән кәкре-бөкре наратларны бик өнәп тә бетермиләр бугай. Җирле халык үз гамәлләрен шулайрак аңлата.

Көннең икенче яртысында диңгез өслегеннән бер километрга якын биеклектәге Машук тавына юл алабыз. Адым үлчәүче приборлар инде 10 километрдан артык җәяүләп юл үткәнебезне күрсәтә. Табигате, һавасы шундый, арылганлык сизелми. Янәшәбездәге коллегаларыбыз- Ксения (группа җитәкчесе), аның тормыш иптәше Тимур, Светлана белән Сергей, Юлия, Айгөл инде мондый биеклекләргә беренче генә күтәрелүләре түгел икән.Яшь кенә булуларына карамастан Ксения белән Тимур берничә дистәләгән илләрдә булырга өлгергәннәр. Тау-диңгезләрне яулау- аларның хоббиләре. Сүз уңае, моннан кайткач, бер-ике айдан Эльбруска күтәрелергә исәпләре.

Машук тавы. Тауга фуникулер (троска асылган кечкенә трамвайны хәтерләтә) белән канатта күтәрелдек. Биредә нинди генә танылган шәхесләр булмаган. Пятигорск курортларында М. Лермонтов, А. Пушкин, Л. Толстой, И. Пирогов ял иткәннәр. Сүнгән вулканнардан саркып торучы су чыганаклары күпләрнең дәвалану ноктасына әйләнгән. Без булган урында кайнар суның температурасы уртача 40 градус чамасы җылылык күрсәтә. Туристлар  агым су юлындагы казаннарда коеналар, тәннәрен юалар. Расланган: сызлаулы кул-аякларга аеруча файдалы булып санала торган бик күп минераль элементларга бай сулыклар болар. Караңгы төшкән эңгер-меңгердә анадан тума чишенеп су керү гадәткә кергән. Бу урыннан ерак түгел Лермонтов мәгарәсе күренеп тора. Имеш, ял вакытында Лермонтов шул урыннан чишенеп коенучыларны күзәтеп торган. Мәгарәдә шагыйрь  үзенең дуэле алдыннан дуслары белән мәҗлес тә үткәргән дигән гыйбарә яши. Табигать көз фасылын хәтерләтә, вак  яңгыр сибәләве, тоташ көчле томан янәшәдәге башка тауларны күзәтергә мөмкинлек бирми. Машуктагы тагын бер мәгарә туристларны үзенә җәлеп итә торган урын. Тау куышлыгыннан шактый гына үткәч зәп-зәңгәр кечкенә күлгә килеп чыгасың, ул бәреп торган нәни вулканны хәтерләтә, кайнап утыра. Бу тиңсез минераль байлык! Үзеңне 41 метр тирәнлектәге коеда сизәсең - биектә- биектә күк гөмбәзе синең карашыңны ачыклыкка алып чыгып китә. Әкияти күренеш! Бу көнне без тагын бик күп тарихи урыннарда булдык.

  Икенче көнебез данлыклы Домбай курорты (Кавказ тауларының 4046 метр биеклектәге чаңгы шуу комплексы) күтәрелүгә бәйле булганлыктан, яшермим, бераз курку пыскыган минутлар да булгалады. Алдан хәбәрдар булганча, биредә тауның итәгендә язга хас бер төсле температура, басым булса, ә тауның очында исә гел икенче халәт, мөхит - басымы да, температурасы да чагыштырмача түбән. Әле саклану чарасы булмаган (страховкасыз)  ике урынлы ачык креслода күтәреләсе. Аска караганда, күп катлы йортлар шырпы тартмасы сыман гына күренәләр. 9 минутта 1500 метрлы беренче өлешенә күтәрелдек, инде монда көз салкынлыгы сизелә башлады. Тауның икенче өлешенә күтәрелгәндә инде безнең яклардагы 40 градуслы салкыннар, көчле бураннар сине каршылый. Очырып алып китәрдәй булып тузгыта. Улап торучы зәмһәрир кыш патшалык итүен сизәсең.   

Адәм баласы яшәү чыганагы буларак җәһәннәмен дә файдаланыр - биредә дә дистәләгән кафе, рестораннар хезмәт күрсәтә туристларга! Җаның ни тели, бары да бар. Шуарга теләүчегә чаңгысы, сноуборды бар, фотога төшәргә яратучылар өчен гигант як басып тора. Әлеге тонналы хайванны бирегә моннан берничә ел элек, бәләкәй чагында фуникулер белән менгезгән булганнар. Бичаракаем, хуҗасы әйтүе буенча, үлгәнче шушы хезмәтендә булачак икән. Акчаны (өстенә утырып фотога төшү 200 сум) күп эшли үзе, аның яныннан читләп үтүче сирәк. Бу ноктада җылы урынга кереп чәйләмәсәң, озак торып булмый. Җилле салкын, эчкә тиз үтә. Көнебезнең  Домбай белән хозурланып үткәнен сизми дә калдык. Суыгы да, биеклеге дә куркытмады. Без Домбай өчен, Домбай безнең өчен үзләргә әйләндек.

  Өченче көнне безне кабул иткән Кисловодскта алган хиссияти кичерешләр  диңгезләргә сыймаслык дисәм дә хаклыкка туры киләдер.100 дән артык курорт-санаторийны үз эченә алган шәһәр бу. Монда чама белән елның 300 көне кояшлы була, бары өч  атна гына кар ята икән. “Нарзан” минераль суының үзәге дә шушы шәһәр. Аурупадагы иң зур курорт паркы да биредә урнашкан. Әлеге милли паркның мәйданы 965,8 гектар тәшкил итә. Сүз дә юк, аны әйләнеп чыгу өчен берничә көн дә җитмәс иде. Паркның иң биек ноктасы 1823 метр. Ул биеклекнең  460 баскычын һәм дә 14 километрын җәяүләп күтәрелдек. Калганы канатта.  Беренче өлешендә гектарларга сузылган розалар үзәнлеге, кипарислар аллеясы матурлыклары белән күзләрне камаштырып үзләренә дәшеп торалар. Серле, сихри дәрья кочагында хис итәсең үзеңне! Менә без паркның иң югары ноктасында. Ходай бүләге - көн кояшлы, шундый тәмле җылы бөрки. Беренче, икенче көннәрдә көздә, кышта булсак, бүген яз җылысы назлый безне. Әнә, Аурупаның иң биек тавы Эльбрус. Кул сузымы гына ара сыман. Ул биредән 65 километр ераклыкта икән. Ә түбәндә бер учка сыярлык булып җәннәт шәһәр Кисловодск җәйрәп ята. Анда безне янәдән шәһәр буйлап экскурсия көтә. Һәрбер йорт, һәрбер нокта, басып торган җир изге сыман монда. Парктагы фонтаннарның берсендә суга акча ату гадәте яши икән. Янәсе, кабаттан килергә язсын дигән теләктә. Без дә бер сулыштан тимер акчалар  ташларга дигән карар кылдык. Килергә язса иде, Кавказ! Күңелдә шушы теләк-сүзләр кайтавазланды.

 

Вазыйх Фатыйхов.

Балык Бистәсе-Пятигорск (Кавказ).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса