Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саулыгыңны сакла - вакцина ясат!

Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның  вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.

 Әмма тәвәккәллек җитмиме, әллә социаль челтәрләр аша төрле ялган хәбәрләр-фейк таралуы сәбәпчеме, прививка ясатырга әле күпләр атлыгып тормый. Район поликлиникасы мөдире Энҗе Гаязова белән булган бүгенге әңгәмәбез күңелдә туган шик-шөбһәләрне таратырга ачыклык кертер дип уйлыйбыз.

-Энҗе Шамилевна, иң элек газета укучыларыбызга прививканың мөһимлеген аңлатып үтсәгез иде.

-Короновирус инфекциясенең  кешелеккә нинди нинди афәт алып килгәне барыбызга да мәгълүм. Бик күпләр туганнарын, якыннарын югалтты. Ул әле хәзер дә хәвефле дулкын булып өстәлеп тора. Шуңа күрә вакцинациянең әһәмияте бүгенге көндә бәһаләп бетергесез, ул гомерне саклап калу өчен бердәнбер чара.

-Прививка беренче чиратта кемнәргә ясалырга тиешле? Районыбызда вакцинация ясатучылар саны күпме?

- Иң элек 60 яшьтән узган өлкәннәргә, хроник авырулар (шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары) булган, шулай ук авырлыгы артык күп, симерү куркынычы янаган кешеләргә ясатырга киңәш ителә. Әлбәттә, хезмәте буенча халык арасында эшләүчеләр дә аннан читтә калырга тиеш түгелләр.

Бүгенге көндә районыбызда 315 кешегә ковидка каршы вакцина ясалды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючы табиблар, шәфкать туташларының байтагы прививканы ясатырга өлгерде инде. Авыл халкы, өлкән яшьтәгеләр дә хәзер прививканың мөһимлеген аңлый. Монда инде табибларыбызның билгеле бер көннәрдә авылларга чыгып эшләвенең йогынтысын да әйтми мөмкин түгел.

-Вакцина нинди этапта үткәрелә? Һәм ул кемнәргә рөхсәт ителми?

-Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ике этапта ясала. Беренче көнне 1нче компонент, 21нче көнне 2 нче компонент ясала. 35-40 көннән соң кешедә авыруга каршы иммунитет формалаша башлый. Үз-үзеңә карата контрольне булдыру тиешле. Салкын тиюдән саклану, алкоголь куллану, прививка ясаган урынга берничә көн дәвамында су тидермәү катгый шартларның берсе булып тора. «Спутник V» прививкасын 18 яшьтән башлап, коронавирус белән авырмаган, сәламәтлеге буенча каршылыклары булмаган, теләгән һәркем ясата ала.

Вакцинаның берәр компонентына артык сизгер булу, аллергия, кискен инфекция яки хроник авыруларның көчәюе, йөккә узу яки күкрәк балаң булган очракта вакцина ясатырга рөхсәт ителми. Шулай ук 18 яшькә кадәрге балаларга, үсмерләргә дә вакцина ясалмый.

Тагын шуны онытмаска кирәк, вакцина ясатканнан соң да битлек кию режимы саклана. Бүгенге көндә коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясау эш көннәрендә поликлиникада, ә ял көннәрендә «Ашыгыч ярдәм» бүлегендә тәүлек буена  башкарыла.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Энҗе Шамилевна. Әлеге мәгълүматлар райондашларыбыз өчен файдалы һәм бүгенге көндә актуаль.

Әңгәмәне Фәрвәз Каюмова язып алды.

Вакцина ясаткан берничә райондашыбызның да фикерләрен белештек:

 

Альбина Афанасьева – Иванай авылы фельдшеры, 58 яшь:

-Коронавирус инфекциясе тарала башлаганда,  аңа каршы вакцина табылса ясатыр идек, дип уйлап куйдым. Монда инде икеләнү кирәк тә түгел. Ирем Георгий белән вакцинаның беренче этабын 15 гыйнварда ясаттык. Аннан икенчесе 4 нче февральдә булды. Яхшы кичердек. Прививка ясарга кирәк дип саныйм, чөнки барыбыз бергә көрәшкәндә генә  әлеге афәтне туктатырга мөмкин. Үз-үзеңне, якыннарыңны, бигрәк тә өлкән буынны сакларга кирәк.

Фоат Зәйнуллин – Зәңгәр Күл авылыннан пенсионер, 80 яшь:

-Күгәрчен авылына район врачлары килгән иде. Вакцинаны әле шушы арада гына, 22 февраль көнне ясаттым. Аллага шөкер, хәлем бик әйбәт, бернидән зарланырлык түгел. Менә икенчесенә 14 мартта килербез диделәр. Аллаһы Тәгалә аларның эшен уң итсен, миңа да сау-сәламәт яшәргә насыйп булсын. Прививканы гриппка каршы элек тә ясата идем. Врачлар әйткәч ышанырга кирәк, алар бит безнең саулыгыбызны кайгыртып йөрүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса