Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Самолетта кайтып җитә алмаганнар

6 сәгать урынына өч көн юлда булырга туры килә пассажирларга.

Башкортстан кешеләре Кыргызстаннан Уфага алты сәгатьтә кайтып җитәргә планлаштырсалар да, аларның өметләре акланмаган. Кыргызстан башкаласы Ош шәһәреннән Уфага аларга Ташкент һәм Екатеринбург аша кайтырга насыйп булган.

Аэропорттан очып китеп, берникадәр вакыт узуга самолетта янгынга каршы сигнализация эшли башлый. Экипаж Ташкенттагы аэропортка утырырга мәҗбүр булды. Дөрес, сигнализация ялгыш эшли башлаган. Шулай да авиакомпания очкычны алмаштырырга карар кыла. Әмма пассажирларга аны 15 сәгать көтәргә туры килә. ПРЦ-тестлары булмау сәбәпле, кешеләрне кунакханәләргә дә кертмиләр. Шул рәвешле, 200ләп пассажир аэропортта утырырга мәҗбүр була.

 Ләкин Ташкенттан очып киткәч тә, барысы да әйбәт кенә бармый. Һава торышы начар булу сәбәпле, самолет тагын җиргә төшәргә мәҗбүр була. Бу юлы Екатеринбургта. Шуннан инде авиакомпания пассажирларга автобуслар бүлеп бирә. Уфага инде юлны алар дүрт көпчәкле транспортта дәвам итәләр. Шулай итеп, 6 сәгать урынына өч көн юлда булырга туры килә аларга.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/samoletta-kaytyp-it-almagannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса