Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салымчыларның ишеге ачык: килегез , сорагыз

 25 октябрь көнне 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Россия Федераль Салым службасының Татарстан Республикасы  буенча 10 номерлы  районара инспекциясе салым түләүче–физик затлар өчен “Ачык ишекләр көннәре” үткәрә.

 Бу чара кысаларында теләге булган һәркем физик затларның милек, җир, транспорт, физик затларның керемнәренә салымнарын  түләү тәртипләре белән таныша ала.  Гражданнар территориаль салым органнарында хезмәт күрсәтүнең бәяләү системасы турында да күбрәк белә алачаклар.

Салым службасы белгечләре милек салымнарын кем, нинди срокларда түләргә тиешлеге, аерым муниципаль берәмлекләрдә нинди ставкалар, ташламалар кулланылуы турында тәфсилләп сөйләячәкләр. Гражданнарның милек салымнарына кагылышлы сорауларына җаваплар бирәчәкләр.

Шулай ук теләге булганнар бу көннәрдә Россия Федераль Салым службасының “Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты” (“Личный кабинет налогоплательщиков для физических лиц») интернет-сервисында теркәлә алалар. Үзең белән шәхесне раслаучы документ  алып килергә кирәк.

hollivizor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса