Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкында машина кабынмаса нишләргә?

Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә

Көчле салкыннар бензинда эшли торган машинага зыян китерергә мөмкин. «Аргументы и факты» экспертлары каткан машинаны эшләтеп җибәрү ысулы хакында сөйләгән. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

Киң таралган проблемаларның берсе — ягулык мичкәсе төбендә җыелган су кату. Бу хәл фильтр эчендә яки ягулык насосының сеткасында булырга мөмкин. Детальләргә бәс җыелган урын табылса, аларны кайнар су белән җылытырга яки җылы бинага алып кереп торырга кирәк.

 

Салкында машина ватылмасын өчен, мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә, ул торбаларда су катуын булдырмый.

Белгечләр сүзләренчә, салкында бензинның парга әверелүе дә бозыла, бу машинаны эшләтеп җибәрүгә йогынты ясый. Гадәттә, кышкы бензин урынына канистрадан җәйге бензин салган очракта шундый проблема чыга. Моны бетерү өчен торбаларны чүпрәк-чапрак белән төреп, җылы су белән чылатырга кирәк, диелә хәбәрдә. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faydaly-kishlr/salkynda-mashina-kabynmasa-nishlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса