Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкында аякларны ничек сакларга?

Кышын балык тотарга яратучылар һәм озак вакыт салкында үткәрергә мәҗбүр булганнар безнең белән киңәшләрен уртаклаша.

 Оекбашларга коры гәрчич салырга (алар аякларны туңудан 12 сәгатькә якын саклый ала); 

 берничә оекбаш кияргә, һәм аякларны газета һәм полиэтилен пакет белән төрергә; 
 кышкы аяк киемнәрен җылытырга. Әгәр дә аларда аяклар бик тиз туңса, ботинка эченә фольга ябыштырылган олтырак (стелька) куярга кирәк. Бу салкыннан саклаячак һәм аяклар юешләнергә ирек бирмиячәк; 
 Әгәр аяк киеме чыланган булса, аларны тиз арада "бабайлар"ыбыздан калган ысул белән киптерергә була, моның өчен аларның эченә газета, ә тагын да кулайрагы кибетләрдә сатылучы махсус сөлгесыман кәгазь тутырырга кирәк, чөнки алар дымны үзенә бик яхшы сеңдерә. 
Көчле салкыннарда үкчәле туфлиләр белән мавыкмаска кирәк. һичшиксез, алар матур, ләкин салкын көннәрдә аңарда аяк туңачак. Аяк киеме җылы, калын тутыкмый торган табанлы, эчендә калын йон булган һәм иркен булырга тиеш. Шуңа күпләр салкыннарда угги, киез итекләр яки дутиклар кияргә ярата.

 

фото , чыганак http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/salkynda-ayaklarny-nichek-saklarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса