Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сакланып эш итегез

Соңгы вакытта  ис тиеп агулану очраклары ешайды. Шул исәптән Татарстан Республикасында да 2019 нчы ел башыннан гына 20 очрак теркәлгән, берничәсе үлем очрагына китергән. Әлеге хәлләр кабатланмасын өчен балыкбистәлеләргә республиканың дәүләт торак инспекциясе бүлек начальнигы Е. Арефьева киңәшләрен истә тотарга кирәк.

 - Дәүләт торак инспекциясе белгечләре әлеге очракларның икесен тикшергәннән соң бүлмәләргә (кухняга) саф һава агымы керә алмаганлыгы ачыкланды (бер очракта тәрәзә форточкасы герметизацияләнгән, икенчесендә вентиляция юлы обой белән капланган була). Газ җиһазларының төзек эшләве һәм янган газ калдыкларын бетерү өчен саф һаваның килеп торуы шарт.

Күп фатирлы йортларда вентиляция өзлексез саф һава керерлек итеп проектлаштырылган. Түбән катларда бу максатта көнкүреш җилләткечләр кулланыла.

 Тик хәзерге торак йортларда пластик тәрәзәләр, нык герметизацияле ишекләр куллану соңгы вакытларда әлеге баланс бозуга китерде. Пластик тәрәзәләр махсус клапаннар белән җиһазландырылган булса да гражданнар аларны ябык тоталар, вентиляция юлларын томалыйлар, җилләткечләрне сүндереп куялар.

Газ янудан килеп чыккан калдыкның (угарный газ) исе һәм төсе дә булмый. Шунлыктан, тиешле җилләтү булмаганда аның концентрациясе арта һәм критик ноктага җитә.

Газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, ягьни җилләтүне тәэмин итәргә кирәк. Төзек булмаган газ җиһазлары кулланмаска һәм балаларга да әлеге шартларны төшендерергә кирәк.

 

Автор Нияз Шәйдуллин.

фотоfxpro.news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса