Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз! Түбәдән кар һәм боз  сөңгеләре төшү куркынычы бар!

Гыйнвар аенда карның күп явуы һәм соңгы көннәрдә һава торышының җылынуы нәтиҗәсендә йорт түбәләрендә боз сөңгеләре хасил булды.

Аларның кинәт төшүе янәшәдәгеләргә бәхетсезлек очраклары китерергә мөмкин. Биналарның түбәләрен кар һәм боздан чистартып торырга тиешле оешмалар һәр көнне бу турыда кайгыртып,  чаралар күрергә бурычлылар.

Җәяүлеләргә, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә дә биналарга мөмкин кадәр якын килмәскә кирәк. Бинадан чыкканда түбәдәге кар һәм боз сөңгеләренә игътибар итегез, алар төшү куркынычы булган урыннарны әйләнеп үтегез. Балалар хәвефсезлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк.

Кәрнизендә боз сөңгеләре хасил булган, кар катламы салынып торган биналар һәм корылмалар янында автомобильне дә калдырырга ярамый. Боз сөңгеләре күбесенчә түбәдән су агып төшә торган улаклар өстендә хасил була, шуңа йортларның әлеге урыннары бигрәк тә куркыныч. Аларны урап узу мәслихәт. Моннан тыш, бозланган тротуарларга да игътибарлы булыгыз. Гадәттә боз сөңгеләре астындагы урыннар күбрәк бозлана.

Йорт түбәсендә боз сөңгеләре һәм кар өеме булганда, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итү зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса