Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабыен тартып алды, сөяркәсен өй түренә кайтарып утыртты...

Яусын әле яңгыр, коеп яусын - Үткән газапларны юып алсын!- Бүтәнчәрәк булыр яңгырдан соң... (Нияз Акмал)

Басу уртасындагы тар юл буйлап бер атлы килә. Соры бия ашыкмый гына атлый. Хәер аны ашыктыручы да юк. Сыртында хуҗаның нәзек, ачы чыбыркысы уйнамый. Ә хуҗа, утыз –утыз биш яшьләрдәге такыр башлы ир, дөньяда бер гаме юк кеше сыман, дилбегәсен итәгенә җыеп тоткан да, мәрткә киткәндәй үз уйларына чумып утыра. Бәлки яңгырдан соң сафланып, яктырып киткән дөньяга сокланып-хозурланып баруыдыр, бәлки җәйге татлы һавадан исереп, изрәп-йомшап киткәндер. 

 

   Ә бит матур, бигрәкләр дә матур безнең якларда җәй башы! 

 

   Яңгырларына хәтле көләч, җанга тансык бит! Әле генә күк йөзен тау-тау болытлар каплап алган, бар җиһан караңгылык кочагына кереп чумган иде югыйсә. Инде күр, ул болытлар кай арада таралышып беттеләр дә, кай арада җиргә алтын нурларын коеп, кояш та балкый башлады. Җылы яңгырдан соң һава сулап туймаслык тәмле, тузаннан арынган дөньяның садә, пакъ төсләре күзләрне генә түгел, күңелне дә иркәли. Яшел генә димәссең, аның да әллә ничә төрле балкышы бар. Яңа яфрак ярган агачлар, сабыйларның ефәк чәчедәй куерып үсеп килгән чирәм, һаваны балландырып, борын төртүче яшь игеннәр – җәйнең сафлыгыннан, илаһи төсләреннән, бу кадәр гүзәллегеннән акылың шашарлык, валлаһи! Шул матурлык эчендә кара тасма булып сузылган туфрак юлның яңгырдан соң төерле боткага әйләнеп, җәяүлегә түгел, дүрт аяклы атка да көч-хәл белән атларлык хәлгә килүе дә күңелне тырнамый хәтта. Җир бит ул, туган җир! Читкә киткәннәр шул газиз җиргә тезләнеп, туфрагын үбә-үбә, учларына салып ашардай булып сагынып-ашкынып кайталар ләбаса! 

 

   Арбада утырган ир бәлки шуларны уйлап тын калгандыр. Бәлки ул да бик ерактан кайтадыр? Әле чагыштырмача яшь булса да, аның шома уйчан йөзендә бу җирдә яши-яши арыган, күпне күргән картлар сагышы ята. 

 

   Ә кызлар шырык-шырык көләләр дә көләләр. Әйе-әйе, ир бит арбада ялгыз түгел. Аның аркасына терәлеп диярлек, аякларын арба артына салындырып ике кыз утыра. Каптырмалы җиңел туфлиләрен кара кәлүшкә әйләндереп калын саз катламы ябешкән.

  

   Ә кызлар барыбер шат, чөнки юллары уңды. Яңгыр астында юешләнеп, саз ерып, көч-хәл белән кайтып килгәндә, бәхетләренә менә бу атлы очрады. Очрады гына түгел, сорамаган килеш арбасына да утыртты. Югыйсә авылга тагы өч чакрымлап атлыйсы бар иде әле.

 

   Кызлар шат. Чөнки бүген соңгы имтиһаннарын бирделәр. Алда чыгарылыш кичәсе, алда бәхет-шатлык тулы озын гомер. Әнекәй генәм, ничек күңелле бу якты дөньяда яшәүләре! Бигрәк тә яшь, матур чагыңда. 

 

   Кызларның берсе аеруча шат. Ике ел буе, гыйшык утларында яна-көя, яшерен генә яратып йөргән кешесеннән уч кадәрле хат кисәге алды бит ул бүген! Беренче тапкыр шундый назлы хат алды! Шул хат аның иңнәренә канат куйды, көне буе йөрәгендә, талпына-талпына, бер серле кош сайрый. Кыз үзен алда бик зур, татлы бәхет көткәнен бөтен җаны-тәне белән тоя. Дөньяга сыймаслык бу олы шатлыкны иптәш кызы белән уртаклашмакчы була, тик тегесе, юк, аңламый бит моның йөрәк хәлләрен.

 

   - Ярату ничек була соң ул? Ник син нәкъ менә аны яратасың? Нигә кирәк ул сиңа? – дип баш катыра. 

 

   Яшьлекнең Мәхәббәт дигән татлы алмасы эләкмәгән шул әле аның кулына. Бу кызыйда егетләр кайгысы түгел, илһамланып-дәртләнеп Буран исемле эте турында сөйләп кайта. Иртән Буран аларны озата барган иде. Өйгә кайттымы икән, яңгыр астына эләгеп, юешләнмәде, өшемәдеме икән дип, көне буе ут йотты кыз. 

 

   Шулай итеп, берсе этен, икенчесе егетен сөйләп, бер-берсен үртәшеп, шаяра-көлешә кайта кызлар. Ә ир аларны гуя ишетми дә. 

Аның күз алдында нур чәчеп торган ай йөзле, назлы карашлы, йомшак тавышлы бик кадерле бер генә кеше тора. Инде ничә ел тора. Күпме рәнҗеде аңа Мисбах, күпме гаепләде! Ә күпме сагынды! Елый-елый, саташа-саташа сагынды. Ник китте, ник кайтмый дип тәмам гаҗиз булды. Күпме хатлар язды аңа... 

 

   Бик соң ачтылар аңа дөреслекне. Гаепсез икән бит кадерле кешесе. Ул да аның кебек газапланган, хәсрәт сулары эчкән икән бит! Ә бит әйтмәделәр... Кат-кат килгәнен дә, ишек шакуларын да, елый-елый ялваруларын да, очрашу өметләнеп капка төбендә кунуларын да әйтмәделәр...

 

   Белгән булса, шул гомер күрми торыр идеме, шул гомер бер хәбәрсез йөрер идемени? Әллә үзеннән, әллә аңардан, әллә ачы язмышыннан качып, ничә еллар буе туган җирдә тамырланып калган бәхетен читтән эзләде. Бугазыннан үлем килеп тоткач кына әйтте әтисе:

 

   - Улым, барып күр син аны. Юкка рәнҗеттек, минем өчен дә бәхиллек сора, - диде. Кайда яшәвен дә шунда гына әйтте.

 

   Инде менә Аның янына бара Мисбах.

 

   Күңелендәге сагыш-моң күкрәгенә генә сыймый, җыр булып дөньяга түгелә:

 

   - Идел бит ул, тирән бит ул,

     Тирән бит ул, киң бит ул, шул;

     Караңгы төн, болытлы көн –

     Без аерылган көн бит ул...

 

   Ир бар йөрәге белән әрнеп-сызланып, балачагыннан ук күңеленә сеңгән, гомеренең мәңгелек юлдашына әйләнгән таныш җырны суза...

 

   Ә кызлар көләләр. Аларның әлегә бер хәсрәте дә юк. Алар әле хәсрәтнең ни икәнен дә белми. Күңелләре кояшлы көн кебек яп-якты, ап-аяз. Йөрәгенә Мәхәббәт кошы кунган кызның күзләреннән нур түгелә, елмаюлы иреннәреннән сөйгәненең исеме талпынып чыгарга гына тора. Күңеленнән генә ничә тапкыр пышылдады инде ул дөньяда бер матур исемне! Әллә сулыш алган саен тынына кушылып чыга инде?!

 

   Калкулыкка күтәрелгәч, авыл да күренде. Түбән авыл. Серле яшерен авыл ул, тәмам килеп җитмичә, барлыгын да сиздерми, мәче баласы сыман чокырда шыпырт кына йомарланып ята.

 

   Шул авылда Кизләү тыкрыгы янында шифер түбәле җыйнак кына бер йорт бар. Ул йортта карт белән карчык тыныч кына гомер итәләр. 

 

   - Аллага шөкер, - ди Гайния апа. – Тормышыбыз җитеш, балалар исән-сау. Табыннарыбыз тулы.

 

   Татар кешесе гомер-гомергә шулай, азга да канәгать, сабыр. Кайгы килсә дә, зарланмый-уфтанмый, тешен кыса да: “Күрәчәктер, Ходай кушмаган эш булмас. Алдагысы хәерле булсын,” - ди.

  

   Гел ачык йөзле, үзалдына елмаеп йөргән Гайния апаның бәгырен нинди уйлар телгәнен, йөрәгендә нинди хәсрәт йомарланып ятканын бары берәү генә белә. Ул аның җан дусты, ахирәте, гомерлек күршесе Минҗиан. Минҗиан астай – кырык йозакка бикләнгән сер сандыгы ул. Кешенекен кешегә түкми, җилгә чәчми. Әңгәмәдәшен сабыр гына бүлдерми тыңлый да, кулына ышанып тапшырылган сер йомгагын күңел төбендәге сандыкка яшереп-бикләп тә куя. Ул белә, беркем дә аннан ярдәм өмет итми. Һәр кешенең сабыр касәләре тулгач, мөлдерәмә тулы күңелен кемгәдер бушатасы килә - шул гына. 

 

   - Әй, Минҗиан астай, төшемә керсә дә, шатланып уянам бит. Үткән айда Сәкинә килгән иде. Килендәшне әйтәм. Коточкыч хәбәр әйтте: балакаем төрмәгә эләккән икән бит. Инде ике ел утыра ди. Авылга шундый хәбәр кайткан. Ышанмадым. Бигрәк йомшак күңелле иде бит ул, мәче баласына да ризыкны чәйнәп каптыра иде. Берчак шулай чебиләр яңгыр астында калды. Бәбкәчәем шуларны җыеп кергән дә, мич башына тезеп куйган. Үлгән чеби тереләмени ул? Ташлатмады тәки, шулар янына беркемне якын да китермәде. Үзе йоклап киткәч кенә, чыгарып күмдек бичараларны. Нишләп төрмәгә эләксен ди инде шундый йомшак күңелле бала?! Юк-юк, мәңге ышанмыйм. 

 

   Ничәнче кат сөйли инде бу сүзләрне Гайния. Тик Минҗиан астай аны барыбер бүлдерми. Сөйләсен. Аллаһы Тәгалә адәм баласына телне юкка гына бирмәгәндер. Хәсрәтеңне эчкә җыя башласаң, көннәрдән беркөнне сабыр җепләрең өзелеп, упкынга тәгәрәүең бар. Тәнендә җаны-күңеле булган кеше генәме, ерткыч булып ерткыч та, наныйларын җуйса, бөтен дөньяны тетрәтерлек итеп улый ләбаса. 

 

   Дустын тыңлый-тыңлый да, тегесе тын алган арада, тыныч, йомшак тавышы белән Минҗиан да сабыр гына үз сүзен кыстырып куя:

 

   - Эләгүе дә бар шул, Гайния... Бер гаепсезгә дә тыгып куялар бит бәндәләрне. Кешесе булса, эстәтясе генә табыла инде аның. Алла сакласын диген.

 

   - И-и балакаем... Караңгы зинданнарда дөнья яктысын күрергә тилмереп утырсын өчен таптыммыни мин аны?! Үз янымда булса, мондый хәсрәтләр күрер идемени?! Анаң үги булса, атаң җизнигә әйләнә шул... Исән чакта күрешүләр насыйп булырмы икән безгә, Минҗиан астай? Никләр генә шундый ачы язмышлар язган икән миңа, беркемгә зыяным тигәне юк ләбаса.

 

   Белә Минҗиан, белә, Гайниянең дөнья бәясе кеше икәнен дә, башкаларга явызлык кылу түгел, тел тибрәтеп, авыр сүз әйтергә дә кыймавын белә. Ләкин якты җиһанның тузанлы юлларында байтак йөргән карчык тагын шуны да яхшы белә: бу дөньяда Гайния кебек игелекле җаннар никтер күбрәк кагылалар, күбрәк михнәт-газап күрәләр шул. 

 

   - Яратканыма бирермен, дигән бит, Гайния. Бу бәндәм бик сабыр, күтәрер әле дигәндер.

 

   - Сабырлыклар төкәнеп килә шул инде, Минҗиан астай. Үзем генә беләм хәлләремне, үзем генә беләм... Абзыема да сөйли торган түгел. Ир-атның күңеле барыбер каты. Каян аңласын ул мине, аныкылар атна саен янында бит...

 

   Гайния кытыршы бармаклары белән күз тирәләрен сыпырып ала. Көмеш җепләрдәй яңагына тузгып төшкән берничә бөртек ак чәчен кабат чуар яулыгы эченә яшереп маташкан була. Берничә тапкыр тамак кырып куя. Бәгырьгә яшьләр төелгән бу мизгелне ничектер үткәреп җибәрергә кирәк... 

 

   Аның хәлен яхшы аңлаган Минҗиан, җәһәт кенә урыныннан кузгала да, Үзбәкстанда яшәүче кызы алып кайткан ялтыравык бизәкле касәләргә шаулатып кайнар чәй өсти. Авылда шулай, бусагаңнан атлап кергән кешене чәй эчерми чыгару юк. 

 

   - Суынганчы эч әле, Гайния, Кәнфитләреннән авыз ит. Әкәмәт тәмле, йомшак кәнфитләр. әфлисун тәмнәре килә. Кала күчтәнәче, энемнең кызы кертеп чыккан иде. Ирләрне гаепләп булмый инде, Гайния. Аларныкыннан түгел, безнең йөрәктән өзелеп төшә бит бала. Ирләрнең хатын-кызны мәңге аңлыйсы юк.

 

   - И Раббым, исән чакта бер күрешәсе, нурлы йөзләрен бер булса да күрәсе иде. Кан дошманы түгел ләбаса, тудырган, имезеп үстергән анасы. Яшьлеге белән аңламыйдыр инде балакай. Бер гөнаһым юк та бит, котыртучылар җитәрлек. И бу дөньялар...

 

   Ул тирән итеп бер уфтана да, боек карашын тәрәзәгә күчереп, узалдына җырлый башлый:

 

   - Су буйлары моңсу иде

     Без аерылган чагында, шул;

     Тормыш дулкыннары безне

     Кушар әле, тагын да... 

 

   - Кушар, кушар, боерса. Аллаһының кодрәте киң. Исән булсын дип телә, Гайния. Исән кешеләр кайчан булса да бер күрешә. Менә минеке бакча башында, аяк астында гына да бит... Үкереп еласаң да, яннарына төшеп булмый, җир астына юллар юк... – дип юата аны ахирәте. 

 

   Яшь иде әле ул чакта Гайния. Утызы да тулмаган иде. Сугыштан исән-сау кайту бәхетенә ирешкән Нургата белән яратышып-йөрешеп, гаилә кордылар, көтеп алган нарасыйлары туды. Авылда егет белән кыз гомерлеккә дип кавыша. Гаилә бозып, хатын аерып, бала ятим калдыру Саклык авылы тарихында моңа кадәр юк иде. 

 

   Нургата беренчесе булды. Ярты Европаны йөреп, башка халыкларның тормышын күзәтеп-күреп кайткан таза-шәп солдатка бер хатын гына җитмәде, күрәсең. Беркемнән яшерми, ни Ходайдан, ни бәндәдән оялмый, ачыктан-ачык каладан кайткан яшь, чибәр китапханәче кыз белән чуала башлады. Утлар йотты Гайния, уртлары канаганчы тешләрен кысты. Мендәр кочып кайнар яшьләрен койса койды, әмма күңел яраларын ятларга түгел, җан дусларына да сиздермәде. Чуалыр чуалыр да туктар-басылыр дип көтте. Җиләк кебек хатынын, күз нурыдай баласын ташламас бит ире. 

 

   Дөрес, баласын ташламады Нургата... Сөяркәсен өй түренә кайтарып утыртты да, Гайнияне урамга куып чыгарды... Бусы инде авылда гына түгел, дөньясында да сирәк очрый торган, бөтенләй кеше ышанмаслык хәл иде. 

 

   Бигрәк яклаучысыз иде шул Гайния. Яшьли әтисез калган, ялгыз анасына бердәнбер бала иде. Ятимә хатыннар белән санашучы булмады. Дөрес, кача-поса көндәше килде, алдына тезләнеп:

 

   - Апа, кичерә күр, бала көтәм, бармый чарам калмады бит, - дип зар елады.

 

   Кичерде, каргамады аны Гайния. Ир бирмәк – җан бирмәк, дисәләр дә, Нургата өчен дә өзгәләнмәде алай. Бары тик: 

 

   - Баламны бирегез! – дип кенә ялварды. 

 

   Сабые үз янында булса, бу кадәр әрнемәс, утлы күмер йоткандай янмас-көймәс иде. 

 

   Ләкин бирмәделәр... Рәхәтләнеп сөяргә түгел, хәтта күрергә дә рөхсәт булмады. Максатлары баланы үз анасыннан биздерү, аның барлыгын оныттыру иде.

 

   Ире дә, кайнасы белән кайнатасы да нык торды. Бу йортның ишекләре Гайния өчен мәңгегә ябылды. Йөрәк өзгәләнүләренә түзә алмый, оланын ерактан булса да бер күрер өчен, килен булып төшкән йортның коймаларына ябышып, капка төпләрендә ауный-ауный еласа да, ананың җан әрнүләренә колак салучы булмады. Хатын сабыен сагынудан чиргә сабышты, ашау-эчүдән калды. 

 

   Аны Казанга акылы җиңеләйгәннәрне дәвалый торган больницага илтеп салдылар. Савыгып авылга кайтканда, Нургата, аның бәгырь җимешен дә ияртеп, гаиләсе белән Чистайга күчеп киткән иде...

 

   Гайния өчен тормыш мәгънәсе югалды. Үзенә бикләнеп, кайгысына уралып җан асраган булды. Күзенә кояш та, ай да күренмәде.

 

   - Болай булмый, кызым, - диде әнисе. – Гомерең заяга үтә. Яшь чакта тормышыңны көйләргә кирәк. Сине урнаштырмыйча, бу хәлдә калдырып, ни күңел белән китим? Минем дә тынычлап үләсем килә ләбаса. 

 

   - Миңа барыбер, - диде Гайния.

 

   Шуңа күрә, Түбән авылдан үзен хатынлыкка сорап килгән ике балалы тол иргә кияүгә чыгарга берсүзсез ризалык бирде. Күңеленә юаныч, зур шатлык булып кызы туды. Баш өстендәге авыр болытлар акрын-акрын таралгандай булды, күзенә дөнья яктысы күренә башлады. Юк, онытмады ул беренче нарасыен. Йөрәгеннән өзелеп төшкән, күкрәк сөтләрен имезеп үстергән сабые мәңгелек җан әрнүе булып аңа ияргән иде. Кызын сөйгәндә дә, аны уйлады.

 

   Авылга кайткан саен, кардәшләреннән баласы турында сорашты, тик күңел юатырлык сүзләр ишетмәде. 

 

   - Ул атасы янында түгел, имеш. Каядыр читтә кайтмый йөри ди. Үзләре дә белми икән кайдалыгын. Чыккан да югалган, - диделәр.

Ә аннары, бурлыкта йөргән, шуның өчен төрмәгә япканнар, дигән бик тә авыр, күңелсез хәбәр килеп иреште...

 

   Бер утка икенчесе өстәлде. Түзсәң түз, түзмәсә ела.

 

   Еламый Гайния, яшьләренә төелә-төелә җырлый гына:

 

   - Идел буйларына барсам,

     Әйтер идем Иделгә, шул;

     Минем кайгыларымны да

     Илтеп сал, дип, диңгезгә.

 

   Кем елап, кем җырлап юана...

 

   Авыл очына килеп җиткәч, ир юлдашларына таба беренче тапкыр борылып эндәште:

 

   - Зыятдин абыйлар кай тирәдә тора, кызлар?

 

   - Беренче урамга кергәч тә, уң якка борыласы. Без дә шул якка кайтабыз, абый. Килеп җиткәч әйтербез, - диде кызларның берсе.

Икенчесе, мәхәббәтеннән кояш булып балкыганы, дустына төртеп куркып кына пышылдады:

 

   - Кем бу? Мин бу абыйны белмим.

 

   Дусты исә, кем белгән инде аны дигәндәй, иңнәрен генә сикертте.

Алар бу кешене танымый иде.

 

   Урамның болай да пычрак юлын тагы бер кат актарып бара торгач, кирәкле капка турына килеп җиттеләр.

 

   Иң башта арбадан көләч кыз сикереп төште...

 

   Шул чак Минҗиан астайның капкасы шыгырдап ачылды да, аннан әкрен генә басып, тулган айдай түгәрәк йөзле, ягымлы карашлы олы яшьләрдәге бер хатын-кыз килеп чыкты.

 

   - Әни! – дип аңа таба йөгерде Гөлфия. - Мин имтиһанны “бишле” гә бирдем!

 

   - Яхшы булган, кызым, бик әйбәт булган. 

 

   Гап-гади билге өчен дә шул чаклы сөенер, коштай очыныр икән баласы. Яшьлекнең шатлыклары да бөтенләй үзгә шул...

 

   - Әни, бу абый безгә килде, - диде Гөлфия арбадагы кешегә ишарәләп.

 

   Гайния апа кызыксынып ул күрсәткән якка төбәлде. Арбадагы кешене танырга тырышып, күзләрен кыса-кыса, бик игътибарлап карады. Йөзендәге тыныч шатлык әллә куркуга, әллә аптырауга әйләнде. Күзләре тулы сорау иде. Шулай байтак кына һушсыз калып, аңгы-миңге торганнан соң, бар йөрәге белән иңрәп-пышылдап бары бер сүз әйтә алды:

 

   - Улым?! Улым... Улым!!!

 

   Ул бу сүзне бәгырь яшьләренә төелеп мең-мең тапкыр пышылдады! 

 

   Ул бу сүзне ничә еллар буе җан авазы белән бушлыкка кычкырды!!!

 

   Ләкин аны бары бүген ишеттеләр...

 

Рәмзия Габделхакова.

http://matbugat.ru/news/?id=23444

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса