Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән...

Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.

Биредә 28 яшьлек ханым бәби тудырганнан соң вафат булган. 15 февральдә яшь хатынга кесарева операциясе ясаганнар. Операция уңышлы үткән. Хатын яңа туган кызын кочагына алып, үбәргә дә өлгергән. Әмма яраны теккән вакытта ул аңын югалта. Билгеле булуынча, хатында тромб барлыкка килгән. - Сишәмбе көнне аның янына бардым. Мине реанимациягә керттеләр. Ул исән иде. Өлкән кызны авылга кайтарып килдем. Өч сәгатьтән соң аның үлүен әйттеләр. Тромб шартлаган, моңа йөрәге түзмәгән, - ди ире.   Сабыйны 20 февральдә дәваханәдән чыгарганнар.  

Бүген яшь ир 3 яшьлек һәм яңа гына туган сабые белән ялгыз калган. "Өлкән кызга әнисенең үлемен әйтмәдем. Аңа бу хәлне ничек аңлатырга да белмим", - ди ир.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32173

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса