Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуйларда кул көрәштерү (армрестлинг) буенча җиңү серләре белән Рушания Шакирова уртаклаша

Гади бер авыл кызына каян килгән соң шундый көч-куәт?! Эшләп үскәннән дип куяр кайберәүләр, спортка мәхәббәттән дияр икенчеләр. Ә Рушания үзе бу хакта ни әйтер икән?

-Сабантуйлар җитсә йөрәк бер ярсып ала инде, - ди кул көрәштерү (армрестлинг) буенча Сабантуйларда беренчелекне бирмәгән Рушания Шакирова. –Мәйданга килүгә иң элек күзләрем белән кул көрәштерүчеләрне эзлим. Читтән генә һәрберсенә көч биреп торам. Аннан инде түзмим, үзем дә бәйгедә катнашырга язылам.
Гади бер авыл кызына каян килгән соң шундый көч-куәт?! Эшләп үскәннән дип куяр кайберәүләр, спортка мәхәббәттән дияр икенчеләр. Ә Рушания үзе бу хакта ни әйтер икән?
-Әлеге спорт төренә керешүем көтмәгәндә булды. Моннан дистә еллар элек Каз.Чаллы авылында узган Чүк бәйрәменә килдек. Мәйдан уртасында кул көрәштерү буенча бәйге башланды. Янәшәдә ирем Альберт, балалар белән бергәләп аларны күзәтәбез. Шул чагында балаларның берсе: “Әни, син дә катнашып кара әле, син көчле, җиңәчәксең”, дип әйтеп куйды. Аннары икенчесе дә куәтләп торгач катнашасы булдым. Теләченең Нырсы авылыннан килгән шактый егәрле кыз туры килде үземә. Бирешмәскә теләп байтак көч сынаштык һәм мин шунда беренче урынга ия булдым. Тәүге җиңүем иде ул. Аннары инде күрше авылларда – Котлы Бөкәштә, Күгәрчендә, район Сабантуйларында күп катнаштым, - ди Зәңгәр Күл кызы Рушания Шакирова.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса