Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты

12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.

Биредә 8 регионнан – Татарстанның 28 районы һәм шәһәрләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Новосибирск, Пенза, Пермь, Омск өлкәләреннән җирле “Ак калфак” оешмалары вәкилләре катнашты. Барданың мәдәният һәм мәгариф объектлары буенча экскурсиядә булдык. Барда округының белем бирү учреждениеләре белән таныштык. Җәмигъ мәчетенә бардык һәм бик күп башка чараларда катнаштык. Әлеге матур, файдалы сәфәр  хәтерләребездә мәңгегә уелып калачак. Күңелләребездә Барда халкының ихласлыгы, гадилеге, эчкерсез булулары,  гади һәм табигый гына, башкаларга күрсәтим дип түгел, ә үзләре өчен туган телебезнең кыйммәтен саклап,  үзендә туплаган Барда сөйләмен,  мәгънәле гореф - гадәтләребезне саклап яшәүләренә соклану, халкыбыз өчен горурлану хисләрен туплап, рухи азык алып, Пермь татарлары белән горурланып, сөенеп - шатланып кайттык. “Ак калфак”лылар белән фикер алышып,  киңәш- тәкъдимнәрне  юнәлеш итеп алып, алга планнар кордык. 

12-13 мая библиотекарь села Новый Арыш Рыбно-Слободского района Разиля Мухаметрахимова совместно с региональной татарской женской общественной организацией “Ак калфак” посетила Бардымский район Пермского края.
В нем приняли участие представители местных организаций “Ак калфак” из 8 регионов – 28 районов и городов Татарстана, Республик Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Новосибирской, Пензенской, Пермской, Омской областей. Мы побывали на экскурсии по объектам культуры и образования барды. Ознакомились с образовательными учреждениями Бардымского округа. Посетили мечеть и приняли участие во многих других мероприятиях.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса