Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова : " Мин, район газетасы яңалыклары белән танышып алга омтылып яшим. "

Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлап, Казан педагогия көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштергәч, кулыма каләм алып газета битләренә язмалар яза башладым мин.

Мәктәптә, уку йортында алган  белемнәребез алга таба мәкаләләр язарга ярдәм иткәндер. Язманы әзерләп бетерү белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Хөсәеновага укыта идем. Ул үз бәясен бирә, килешеп бетми торган урыннарын төзәтә иде.  Үзем катнашкан республикакүләм бәйгеләр, китапханәдә узган чаралар, авыл халкы  белән әңгәмәләр корып, алар турында мәкаләләр яздым. Язу минем күңелгә рәхәтлек бирә. Мичтән яңа пешеп чыккан ипи кебек, яңа басылып чыккан газетаның битеннән үз язмаңны эзләп укудан да шатлыклырак хисләр буламы икән?! Мәкаләләр иҗат итүем чынга ашмаган хыялларымны тутырып, дөньямны тигезләп  торды. Хәзерге көндә дә язмалар язып баетып торам дисәм дә ялгыш булмас. Мин, район газетасы яңалыклары белән танышып алга омтылып яшим. Газета  бәйгеләр, флешмоблар игълан итсә дә, һәрвакыт катнашырга тырышам.Тәҗрибәле хезмәттәшләрнең киңәшләренә һәрчак колак салам. Форсаттан файдаланып, редакциянең элеккеге баш мөхәррире Вазыйх Фатыйховка, укытучым Нурзидә Хөсәеновага, редакциянең барлык хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Газета укучылар саны кимемәсен! Рәхмәт сезгә бергә  булганыбыз өчен. Киләчәктә дә бергә булып калыйк! Ә мин исә үз чиратымда, кулымнан килгәнчә кызыклы мәгълүматлар, язмалар, хикәяләр, яңалыклар белән сезне сөендереп торырга сүз бирәм. Бергә  булыйк, бердәм булыйк!

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Яңа Арыш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса