Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова: "Әлеге һәр уңышым минем өчен бик кадерле. Һәрберсен папкада җыеп, саклап барам"

"Авыл офыклары" гәҗитенең актив хәбәрчесе, Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова уңышлары белән сөендерергә ашыга.

 Ике ай дәвамында китапханәләр системасы үткәргән республикакүләм, төбәкара акцияләрдә, конкурсларда, онлайн кроссворд, викториналарда катнашып 100 дән артык дипломнар, сертификатлар, таныклыкларга ия булган. Алар - Уфа, Киров, өлкәсе,Свердловск өлкәсе,Зәй шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Минзәлә районы, Алабуга шәһәре, Донецк Халык Республикасы, Самара өлкәсе, Волгоград өлкәсе Новосибирск өлкәсе, Новгород өлкәсе, Тула өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Миас шәһәре, Арзамас шәһәре, Ростов-на-Дону шәһәре, Ставрополь төбәге, Башкортстан республикасы, Удмуртия республикасы үткәргән акция һәм конкурслар.

-Әлеге һәр уңышым минем өчен бик кадерле. Һәрберсен папкада җыеп, саклап барам. Бу минем тырыш, эшемне яратып башкаруым нәтиҗәсе. Алга таба да катнашуымны дәвам итәчәкмен,- дип сөенечен уртаклашты Рәзилә Мөхәммәтрәхимова. Алга таба да уңышлар телибез аңа.

 

Автор Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса