Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова кабаттан җиңүче

 Күптән түгел Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  һәм “Татарлар” газетасы оештырган "Авылым чишмәсе” конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде.

 Җиңүчеләр арасында Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимованың да булуы аеруча сөенечле.

-Бәйгенең максаты — татар авылларындагы чишмәләрне саклау һәм аларның төзеклеген күрсәтү, авылларда яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрне, игелекле меценатларны үрнәк итеп, аларның изге гамәлләрен барлау иде, - ди бу хакта җиңүчебез.

Яңа Арыш авылы, чыннан да, чишмәләргә бай. Бүгенге көндә анда 10 чишмә бар. “Фатыйма”, “Корбан”, “Гатиятулла”, “Вәсига” чишмәләренә авыл халкы әле дә яратып йөри. Рәзилә Мөхәммәтрәхимова конкурста әнә шуларны ачык итеп тасвирлаган һәм “Инстаграм” номинациясендә җиңүче булып танылган.

Афәрин, дияргә генә кала! Бәйгеләрдә катнашу һәм районыбызның матур табигатен чит өлкәләрдә яшәүчеләргә дә күрсәтә алу бик кирәкле, игелекле гамәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса