Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рузалия Нәбиева: "Тегү вакытында фантазиямне эшкә җигәм, интернеттан да файдаланам, үземчә яңалык кертәм"

Газета битләрендә без еш кына балалар иҗат үзәгенең күпкырлы эшчәнлеге турында язмалар биреп киләбез.

 Биредә үз эшләренә бирелгән кешеләр эшли. Театральләштерелгән яңа ел тамашалары, әкият геройлары катнашында узган башка чаралар тулы тамаша заллары җыя. Геройларның образларын тулы ачуда аларның костюмнары зур роль уйный. Бу вакытта хезмәттәшләренә костюмер Рузалия Нәбиева ярдәмгә килә дә инде. Бүген бу үзәктә булган меңнән артык костюмның күбесен ул үзе теккән. Алар матур һәм үзенчәлекле.

Рузалия Нәбиева балалар иҗат үзәгенә 12 ел элек килә. Мәктәптә укыган чорында ук тегү эше аның яраткан дәресләре була. “Тегү алымнарына мәктәптә өйрәндем. Тик өлге белән кисеп бирүне осталардан сорый идем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанда тегүчеләр училищесында укыдым. Өстәмә рәвештә кисү һәм тегү курслары бетердем. Вакыт узып тәҗрибә җыю белән үлчәмнәрне күздән генә эшли торган булдым. Тегү фабрикасында, соңыннан аның Анатыш авылындагы филиалында эшләдем”–ди ул.

Тегү эшенә тартылуы нәселдән бирелгәндер мөгаен. Аның бабасы да шушы һөнәр иясе. Сугыш чорында шинельләр һәм фронт өчен кирәк-ярак теккән. Үзенең “Зингер” машинасын Рузалиягә мәктәптә укыган чагында ук бүләк иткән. “Бу һөнәр белән баеп китмәсәң дә, тормышыңны алып бара алырсың”,- дигән ул. Аның бу сүзләрен гомер буе хәтерендә тота Рузалия.

-Мин үземне башка өлкәләрдә дә уңышка ирешә алыр идем, дип уйлыйм. Тик тегүче һөнәрен сайладым. 2008 нче елда бирегә костюмер булып урнаштым, атнага ике тапкыр тегү эше буенча түгәрәк алып барам. Анда 7-15 яшькәчә унга якын бала шөгыльләнә.

Мин барлык костюмнар өчен җавап бирәм. Аларны тәртиптә тотам, үтүклим, мәктәпләргә  җибәрәм. Тегү вакытында фантазиямне эшкә җигәм, интернеттан да файдаланам, үземчә яңалык кертәм,- ди Рузалия әкият герое өчен тегелгән баш киемен күрсәтеп.

Җитәкче һәм хезмәттәшләре аның һөнәри сыйфатларына югары бәя биреп, игътибарлылыгын,  һәрвакыт дөрес киңәш бирүләрен әйтеп уздылар.

Рузалия белән без озак әңгәмәдә булдык. Ул миңа үз гаиләсе турында сөйләде, баланың киләчәге гаиләдә нинди тәрбия алуына бәйле булуын әйтте.

- Һәрбер ата-ана үз баласына бары тик яхшылык кына тели. Алар белән һәрвакыт аралашып, нинди уйлар белән яшәгәнен, нәрсә борчыганын белергә кирәк, - ди Рузалия.

Кызы белән улы үз тормышлары белән яшиләр.

Ул үзенә карата таләпчән һәм шул ук вакытта башкаларның битарафлыгын түзеп тора алмый. Әйтәсен сүзен турыдан әйтә, кешеләрнең  дәрәҗәләренә карамастан  аларга бер төрле караш белән яши. Гаиләдә ул психолог, икътисадчы һәм контролер да.

-Мин иртәгесе көннең планын кичтән үк төзеп куям, бер эшемне дә икенче көнгә калдыганым юк. Өйдә матурлык һәм пөхтәтлек яратам,- ди Рузалия.

Аның барлык тырышлыгы балалары һәм гаиләсе өчен. Яшәүенең бар мәгънәсе, тормышының яме аларда.

 

Таңсылу МИНҺАҖЕВА.

фото от автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса