Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Руслан Хәсәнов реанимациядә

Алия Исрафилова күңелсез хәбәр җиткерде.

Аның сүзләре буенча җырчы Руслан Хәсәнов реанимациядә авыр хәлдә ята.

«Нинди куркыныч заманда яшибез без... Күзне ачу белән hәр көн диярлек шомлы хәбәргә юлыгабыз... Кызганыч, бу юлы авыр хәбәр безне дә читләтеп үтәсе итмәде... Халыкара «Татар моны» фестивале, «Болгар» Милли музыка премиясе лауреаты, искиткеч моңлы тавыш иясе Руслан Хәсәнов 20 октябрь көнне биеклектән егылып төшкән. Башына бик зур зыян килә. Катлаулы ике операция кичерә. Бүгенге көндә РКБда реанимациядә. Табиблар хәле тотрыклы, әмма авыр дип бәяли. Үзе ярдәмгә мохтаҗлар яныннан беркайчан да тыныч кына үтеп китмәүче, һәрдаим хәйрия концертлары оештырып  катнашып, ярдәм кулы сузучы Русланыбыз бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ. Алда бик зур һәм авыр тернәкләнү чоры көтә аны. Русланның якыннарына күркәм сабырлыклар», – дип язган җырчы инстаграм сәхифәсендә.

Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/ruslan-khsnov-reanimatsiyad-avyr-khld-yata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса