Рушан Хәбибуллин һәм Ислам Әгъзамов кабат җиңүчеләр
Шушы көннәрдә Орел шәһәрендә бадминтон буенча “Встающие на крыло” исемле рәсәйкүләм ярышлар үтте.
Биредә 35 шәһәрдән 250 гә якын яшь спортчы көч сынашты. Балык Бистәлеләр дә ярышта катнаштылар һәм аннан җиңү белән кайттылар. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр - Рушан Хәбибуллин һәм Ислам Әгъзамов икесенә бергә дүрт алтын, бер көмеш һәм бер бронза медальгә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа