Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Нәбиев: Җиде көн комада булдым, ике клиник үлем, уналты операция кичердем, бот төбеннән ике аягымны кистеләр...

Бүгенге кунагыбыз — безнең заман герое. Арттырып әйтү түгел, чыны шул. Башкортстанның Чакмагыш районы үзәгендә туып-үскән татар егете Рөстәм Нәбиев — армиягә үзе те­ләп, сау-сәламәт килеш китеп, аннан ярты гәүдә бе­лән кайткан һәм ике кулы белән тормышка чытырдап ябы­шып, тырышлыгы, үҗәтлеге нәти­җәсендә профессиональ спортчыга әверелгән, язмышын үзгәртә алуы бе­лән бөтен илгә танылган шә­хес.

 Социаль челтәрдә — Инстаграмда ул үз блогын алып бара, үз мисалында бүтәннәргә яшәүнең мәгъ­нәсен-ямен күрсәтә, төшенкелеккә бирелмәскә, якыннарны, әйләнә-тирә­дәгеләрне яратырга өнди: “Аякларымны югалтсам да, үземне югалтмадым, тормыш матур, кадерен, тәмен белегез”, — ди. — Рөстәм, тормы­шың­дагы коточкыч фаҗигане, авыр булса да, тагын искә төшерик инде...   — Унберенче сыйныфтан соң мин Уфа дәүләт нефть техник университетына укырга кердем, аны 2015 елда тәмамладым. Шуннан Себердә эшләүче туганнан туган абыем янына барып, бераз акча эшләп кайтырга уйлаган идем, ләкин моның өчен хәрби билет кирәклеге ачыкланды. Хәрби комиссариатка барып, армиягә китәсем килүен әйттем. “җәйге чакырылышта урыннар калмады инде, көз көне килерсең”, — диделәр. Минем бик тә десант гаскәрләрендә хезмәт итәсем, парашют белән сикерәсем килә иде. Туганнан туган абыемның самолеттан сикергәндә, бүтән солдатның парашюты белән чорналып, һәлак булуы да мине бу теләгемнән чигендермәде. Бер егет белән алышынып, армиягә тәки шул елда ук киттем. 2015 елның 24 июнендә мин инде Омск өлкәсе, Светлый поселогында идем. Өйрәнүләр вакытына дип безне Омск шәһәрендәге казармага урнаштырдылар, безнең взвод икенче катта иде. 11 июльдә Присяга кабул иттек. Ә бер атнадан парашюттан сикерәбез дигәндә...   12 июль кичендә “отбой” командасыннан соң, бүлмәдәге кайсы солдат яткан, кемдер юынып йө­ри, ә мин гадәттәгечә, тә­рәзәне ачып, саф һава сулап алырга җыенган идем. Шулчак командирның җан ачысы белән: “Бегом!” — дип кычкырганы ишетелде. Мин борылырга да өлгермәдем, аяк астымда идән убылып, аска очтым. өскә кирпечләр коела, плитәләр ишелә башлады. Аннан әйләнә-тирә тынып калды, ә берничә минуттан солдатларның: “Коткарыгыз!”, “Минем яшисем килә!”, “әни!” — дип елый-елый кычкыруларын, ыңгырашуларын ише­­теп, төш күрәм, саташам бугай дип уйладым. Караңгыда нәрсәгәдер бик каты кысылып торуымны аңышкач, казарма ишелеп, таш плитәләр, кирпечләр астында калуым башыма барып җитте. Миндә шок иде, шунлыктан башта авырту тоймадым. Кымшанып та булмый, бөгелгән көе плитә астында калганмын. Кул бармаклары гына бераз хәрәкәтләнә. Мәхшәр: караңгы, тузан, плитә үпкәне кыса, төрле җирдән иптәшләр ярдәм сорап кычкыра... Никадәр куркыныч хәлдә калуымны тулысынча аңлап, үлүем шушы икән дип, елап җибәрдем... Бераздан, елап хә­лемне генә бетерүемне, коткаручылар килгәнче, ничек тә бирешмәскә кирәклеген уйлап: “Мин Нәбиев! Мин монда, коткарыгыз!” — дип кычкыра башладым. Әле аннан, әле моннан ярдәм сорап ың­гырашкан иптәшләремне: “Безне чыгарачаклар! Без яшәячәкбез!” — дип тынычландырырга, өметләндерергә тырыштым. Ләкин алар бер-бер артлы тынып калдылар...   Үземнең дә хәлем авырайганын, менә-менә аңым­ны җуячагымны тойдым. Моннан котылу юк ахрысы инде дип, әтием, туганнарым, яраткан, мине көткән Индирам белән хушлаша башладым. Ул халәтне, ниләр кичерүемне аңлата алырлык сүзләр юк. Чыгарга торган җанымны “ахирәттә әнием каршы алачак” дигән уй гына бераз җылытты (әнием миңа яшь ярым чакта ук авырып үлгән).   — Андый хәлдә ун минут озак үтәдер, ә сиңа бик озак ятарга туры кил­гән...   — Җиде сәгатьтән артык яттым. Коткаручылар мине тапкач, озак вакыт чыгара алмадылар. өстемдә менә-менә ишелеп төшәргә җыенган плитә асылынып тора иде. Ул көнне гомердә онытасым юк.   — Шул хәлдә дә син иптәшләрең турында сорагансың бит әле.   — Әйе, үлүчеләр бармы дип сорадым. Врачлар дәшмәделәр. Тавышымны күтәреп, тагын бер кат сорадым. “Бар, бик күп”, — диделәр. Хә­рабәләр ас­тында калган 45 кешенең 23е шунда ук үлгәнен, ә бер солдатның өч көннән соң сырхауханәдә җан бирүен со­ңын­нан белдем. Минем гомер бетмәгән булган әле. әтигә рәхмәт, минем турыда инде барысы да үлә дигәндә, ул: “Яшәя­чәк!” — диде. Башта Омск шәһәрендә реанимациядә идем, тиешле ярдәмне миңа Мәскәүдә генә күрсәтәчәкләрен аңлап, әти “Улым юлда үлгән очракта, беркемне дә гаепләмәячәкмен” дигән язуга кул куеп, мине башкала госпиталенә күчертте. Әгәр Омскида калсам, бәлки инде яшә­мәс тә идем, чөнки анда миндәй авыр хәлдәгеләрне дәвалау өчен тиешле шартлар юк иде.   Мәскәү кыйммәтле шәһәр, анда вакытлыча көн күрү өчен әти урам себерүче дә, йөк ташучы булып та эшләп алды.   — Дәвалаган врачларың синең исән калуыңны могҗизага тиңлиләр. Хә­лең коточкыч булган бит...   — Минем умыртка баганасы сынган, аяклар изелгән, куллар хәрәкәтләнми иде, моны күреп, хәлемне чамалагач та, врачлар “өч көннән дә озак яшәмәс” дигәннәр. Ә мин җиде көн комада булдым, ике клиник үлем, уналты операция кичердем, бот төбеннән ике аягымны кистеләр... Госпитальдә унбер ай яттым. Врачларга рәхмәт, үлдем дигәндә терелттеләр. Якыннарыма да рәхмәтем чиксез, ташламадылар, тормышка кайтардылар. Мине әтинең бертуган апасы — Рида апа үстерде. Әти икенчегә өйләнде, Алинә исемле 37 яшьлек үги әнием бар, әмма аны бер дә үги дип әйтәсе килми. Авыр чакларымда ул минем янда булды. Миңа бит яңа баштан ашарга, юынырга, киенергә өйрәнергә туры килде. Боларның барысына да, шулай ук протезда йө­рер­гә дә шул Алинә апа өйрәтте. Беренче җиңүлә­ремне дә ул күрде. — Сине армиягә озатып калган Индира сәламәт, баһадирдай таза егетенең ике аяксыз калуын ничек кабул итте?   — Нык холыклы, искиткеч сабыр Индира — миңа тормыш бүләге ул. Без аның белән бер авылдан, бергә үстек, бергә укыдык. Мәктәптә үк бер-беребезгә гашыйк булдык. Индира мине армиягә озатып калды. Фаҗигагә тарыгач, инде Индирам белән хушлашырга туры киләчәк дип уйладым. Шул уй тән сызлануларыннан да газаплырак иде. Аңа йөк буласым килмәде. Бу хакта әйткәч, Индира миңа бик ачуланды, ташлашабыз дигән уйны башыңа да кертмә дип кырт кисте. Мәхәббәт бик көчле хис, Индирамның тугрылыгы, бер-беребезне яратуыбыз мине теге дөньядан тартып чыгарды. Ул реанимациядә һәрчак минем бе­лән булды: “Мин сине беркайчан да ташламаячакмын”, — дип кабатлады. Мин аның ышанычын акларга, ничек тә аңа лаек ир булырга тырыша башладым. Врачлар авыр әйбер күтәрү­дән катгый тыйсалар да, башта сулы шешәләр, аннан гантельләр күтәреп, кулларны ныгытырга, спорт белән шөгыльләнергә тотындым. Минем ничек итеп тазарырга, савыгырга тырышуымны карарга төрле бүлектәге авырулар җыела иде. Урын өстендә яту, инвалид арбасында утыру бик авыр, минем протез аякларда булса да йөрисем килде, үземне чын сәламәт кешедәй тоярмын кебек иде. Ләкин әзер протезларны күреп, баладай куансам да, аларда йө­рергә өйрәнүе газап булды. Бер аяк исән булса, шунысына күбрәк көч китерер идең, ә бот тө­бенннән ике аяк та булмагач... Тирләп-пешеп, ай ярым өйрәндем, күздән яшьләр бәреп чыга иде. — Тән сызлауга җан әрнүе дә кушыла инде...   — Барысын да кичердем. ...җиде көн комада ятканнан соң уяндым. Бер җиремне дә селкетә алмыйм, сөйләшә дә алмыйм — ясалма сулыш аппараты астында ятам. Аякларым юк икәнен күргәч, яшен суккандай булды. Күп еладым, барысын да гаепләргә ашыктым, ашамадым. Комадан чыккач та ике атна йоклый алмадым. Көн-төн килә­чәгем турында уйлап яттым. Мин бит һәрвакыт яхшы, игелекле кеше булырга, һәркемгә хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. ә шуңа алмашка язмыш инвалидлык бирде! Гадел түгел бит бу дип үртәлдем, нәф­рәтләндем. Ә ишелгән казарма астында калып үлгәннәр исемлеген күргәч, ярый әле исән калганмын дип, Аллаһка рәхмәт укый баш­ладым. Таш­лар астында кысылып ятканда, кайбер дусларым белән шунда соңгы тапкыр сөйләштем, аларның гомере өзелгәнен белеп тордым бит... Таш арасында калганнарның барысы да ярдәм сорап кычкырды, минем кебек, берсенең дә үләсе килмәде, күбесенә 18 яшь кенә иде...   Шуларны уйлап, үз хәлемә бүтән күзлектән карарга, әйләнә-тирәмдәге кешеләрне чын-чынлап яратырга, бәяләргә өйрәндем!   Әти белән абый туган йортыбызны үзгәрттеләр, спорт залы, мунча, кереп-чыгып йөрү җайлы булсын дип пандуслы яңа чолан эшләделәр. Шулай итеп икенче төрле, яңа тормышка җайлашырга туры килде.   — Рөстәм, инстаграмда күренгәнчә, син хәзер чын сәламәт кешеләргә караганда да тулыканлырак, хәрәкәткә баерак, тыгызрак тормыш алып барасың?   — Мәскәүдә сырхауханәдә ятканда мине следж-хоккей (физик мөм­кинлекләре чикле кешеләр өчен чаналы хоккей — ред.) командасына чакырдылар. Башта Уфада шөгыльләндем, аннары бүгенге көндә Русиянең иң көчле командаларының берсе — Мәскәү өлкәсенең “Феникс” командасы бе­лән килешү төзедем. Машинага үзем утырырга, төшәргә җайлаштым, күнегүләргә Башкортстаннан Мәскәүгә кадәр рульдә үзем барам. Өйдәге эш­ләрне дә эшлим. Гомумән, мин үземне инвалид дип санамыйм, күңелем ул сүзне бөтенләй кабул итми. 2022 елда узачак Паралимпия уеннарына әзерләнәм. Максатым зур: аннан алтын медаль алып кайтырга телим.   — Син булдырырсың! Бу спорт белән 2016 елда шөгыльләнә башлап, кыска гына вакыт эчендә шактый уңышка ирешкәнсең бит инде!   — Спортны яратам. Кайвакыт нигә хаҗәт инде бу күнегүләр-уеннар, дан-шөһрәт тә кирәкми бит миңа, әллә бу юлы күнегүгә барып тормыйммы дигән уйлар да керә башка: Чакмагыштан Мәс­кәүгә кадәр ара шактый ерак бит. Әмма үземне кулга алып, ялкаулыкка ирек бирмичә, тагын чыгып китәм — форманы югалтасы, ашкынып чапкан тормыш арбасыннан төшеп каласым килми. Тырышулар бушка китми үзе. Уфада узган континентлар кубогында алтын медаль алдым. Русия чемпионатында безнең команда — 3нче, Польшада — 1нче, Швециядә 1нче урынга чыкты. Быелгы Бөтенрусия уеннарында 2нче урын, көмеш медаль алдык, приз итеп, командага 2 миллион 500 сум акча бирделәр.   — Матур гаиләгезгә чиксез бәхет өстәп кызыгыз да туган икән...   — Әйе, узган елның сентябрендә кызыбыз туды. Бу шатлыктан хисләремне тыя алмыйча, мендәр астына качып елап та алдым. Сафия — безнең җирдәге кояшыбыз. — Рөстәм, быел синең Дания Нәгыйм бе­лән берлектә язылган “Бөртекләп җыелган гомер” исемле китабың басылып чыкты. Синең турыда тетрәнеп һәм сокланып карарлык нәфис фильм да төшерерлек бит, шундый тәкъдимнәр ишетелмиме?   — Андый тәкъдим булганы юк.   — Инстаграмдагы мәгълүматларыңнан аңлашылганча, бездә халык бүтәннәрдән аерылып торучыларга кешечә карарга өйрәнеп җитә алмый икән әле. Быел август аенда гына Соль-Илецкига баргач, кешеләрнең тәрбиясезлегенә шаккатуың турында ачынып язган идең...   — Әйе, мин үземә тө­бәл­гән карашларга игътибар итмәскә инде күптән өйрәндем. Ләкин августта Соль-Илецкига баргач, үземне халыкның күңелен ачар өчен кил­гән, цирктагы бер хайван итеп тойдым. Без яр буена төшүгә, күл буенда ял итүчеләр бөтен дөньяларын онытып, акаеп-акаеп карыйлар иде. Шулкадәр авыр булды. Берәрсе ярдәм итәргә теләсә яки урын бирсә, аңлар идем әле. Юк бит! Клоуннарны тамаша кылалармыни! Аяксыз кешене гомерләрендә дә күргәннәре булмаган диярсең! Безгә бүтән планетадан килгән кыргыйларга караган кебек кара­ды­лар...   Бу бит тәрбиясезлек! Кешеләр алай текәлеп карамасыннар иде.   — Тәрбиясез кешеләр генә түгел, мәрхәмәтсез, рәхимсезләре очрый икән...   — Очрый шул. Оренбургта такси чакырттым. Диспетчерга үземнең инвалид коляскасында буласымны әйттем. Машина бик тиз килде. Йөртүчесе мине күрүгә, каршыма чыкты да: “Син нәрсә, инвалидмы әллә? Мин сине алып бармыйм, йә машинаны пычратырсың, сыдырырсың. Бүтәнне чакырт, мин киттем”, — дип, китте дә барды. Алты-җиде тапкыр шундый хәл булды. Каһәр суккан ул коляска 9-10 кило гына, югыйсә, җыйнак кына итеп җыела, бик аз урын ала. Беркайда да берни пычранмый да, сыдырылмый да...   Менә шундый мөнәсә­бәт аркасында минем кебек күпләр өйләрендә бикләнеп ятарга мәҗбүр дә инде.   — Сез — үз бәхетегезне үз кулларыгыз белән төзегән гаиләгә, сезгә сокланып кына карарлык, Инстаграм­дагы язмаларыңнан кү­ренгәнчә, син тормышны да чын ирләрчә үзең алып барасың.   — Әйе, мин кемнеңдер җилкәсендә яшәмим, үзем эшлим, акча табам. Протез аякларда рәхәтләнеп йө­рим, аларны киеп куйсам, мин бүтәннәрдән берни белән дә аерылмыйм. Үз тырышлыгым белән күптән хыялланган машинамны сатып алдым. Аның ярдәмендә дә акча эшлим: туйларга, рәсми чараларга арендага биреп торам, рульдә дә үзем.   Десант гаскәрләрендә хезмәт итеп, парашют бе­лән сикерергә дигән теләгемне узган җәйдә барыбер үтәдем: парашют бе­лән сикердем.   Былтыр көз аенда шулай ук тагын бер зур хыялым тормышка ашты — аякларсыз, кулларсыз ту­ып, үскәч, оратор, язу­чы буларак бөтен дөньяга танылган, өйләнеп, хәзер сау-сәламәт ике бала үс­терүче Ник Вуйчич белән очраштым. Аны күргәч, башта каушап калдым, аннан үземне кулга алып, башымнан кичкәннәрне сөйләп бирдем. Без аның белән ун гына минут сөйләшә алдык, кочаклашып фотога төштек. Узган елның 28 ноябре иде ул. Әлеге очрашуны гомеремдә онытмаячакмын, иң бәхетле көннәрнең берсе булды ул. Миңа Вуйчич­тан җылылык, көч, өмет, яшәү дәрте йокты.   Инстаграмдагы блогымда мин дә кешеләрне төшенкелеккә бирелмәскә өндим, мөмкинлекләрнең чиксез булуын үз мисалымда аңлатам, күрсәтәм. Русиякүләм Инстаграм блогерлары арасында үткәрелгән ярышта “Самый жизнеутверждающий блог” номинациясендә җиңеп тә чыктым. Интернетта күреп, мине төрле шәһәрләргә очрашуларга чакыралар. Шундагы язмаларым аша танышкан укучыларым белән Башкортстанда, Казанда, Сочида очрашулар үткәрдем.   Киләчәктә туган авылым Чакмагышта зур йорт салып, тагын балалар тудырып, матур итеп яшәргә хыялланам.   Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=23818

фотоnews.1777.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса