Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстан командасына WorldSkills чемпионатында җиңү теләде

Татарстан Президенты Instagram социаль челтәрендә үз битендә чемпионатта катнашучы татарстанлылырның видеовизиткалары белән ролик урнаштырган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшь һөнәр осталарына WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында җиңү теләде. Татарстан Президенты Instagram социаль челтәрендә үз битендә чемпионатта катнашучы татарстанлыларның видеовизиткалары белән ролик урнаштырган.

«Бүген #WorldSkillsKazan2019 чемпионатында беренче ярышлар көне. Татарстан яшьләренә җиңү телим” Уңышлар!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан башкаласында 22-27 нче август көннәрендә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты уза. Анда 63 илдән 1,3 меңнән артык яшь белгеч катнаша, алар 56 компетенциядә көч сынаша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192158/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X