Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәсимә Гарифуллина : " Шигырьсез яши алмыйм"

Без – ике адаш журналистның сөйләшеп сүзләре бетәрлек булмады. Бүгенге героема тагын бер кат сокландым мин

 *Рәсимә Гарифуллина олы йөрәкле ана, күңелләргә кагылырлык моңлы итеп җырлаучы, нечкә хисле шагыйрә.

Тормыш мәктәбендә өйрәнү

Рәсимә апа беренче карашка сабыр, әмма бик тынгысыз кеше. Үзенә көненә өч сәгать йокы җитә дип саный.

–Төне буе иҗат иткәч, гөрләтеп иртәнге алтыларда торасың да, бакчага чыгып китәсең. Без бит авыл кешесе, хезмәт белән яшибез. Ә бакчада эш көтеп тора һәм сандугачлар сайрый... Ничек шигырь язмый түзәсең инде, – ди шагыйрә Рәсимә Гарифуллина.

Районның Балтач, Түбән Тегермәнлек, Югары Тегермәнлек авылларында аның балалык – мәктәп еллары узган.

Журналистика бүлегенә укырга кергән кыз читтән торып уку бүлегенә күчә дә, Пермьгә китеп бара. Хәрби заводта контролер булып эшли башлый. Русча өйрәнергә кирәк дигән максат белән чыгып киткән була Рәсимә апа Урал якларына.

–Монда телисеңме-теләмисеңме русча сөйләшәсең, ә ул миңа тормышта шулкадәр булышты. Газетага кайтып эшли башладым. Текстны бер кат карап чыгам да, русчадан татарчага машинисткага әйтеп кенә барам. “Октябрь юлы” район газетасында 12 ел эшләдем, аннан Саратовка укырга китеп бардым. Кайткач ижтимагый-сәяси бүлеккә куйдылар, – дип сөйли 25 ел редакциядә эшләгән Рәсимә ханым.

Аннан соң 15 еллап мәшгульлек үзәгендә директор булып та эшли ул.

“Бала – минеке”

Рәсимә апаның бала алу тарихы да гадәттәгечә булмый.

– Ул бала төшкә керде. Кыз үсә, бантиклар тагып мәктәпкә киткәненә кадәр төшкә керә. Психология мәктәбен тәмамлап кайткач, ирем Кыяметдин белән Түбән Кама районындагы приютка барып, үзебезгә дигән кызны алып кайттык. Үз балаң булса, нишләр идең икән син, диләр. Үз балаң минем Арианам төсле була бит инде ул, – ди Рәсимә апа.

Хәзер районда да тәрбиягә алу бүлегеннән Рәсимәнеке кебек кыз биререгез, дип сорыйлар икән. Аның өчен Рәсимә апа кебек булырга кирәк, дип икән андагы белгеч Гүзәлия Баһавиева.

“Шигырьсез яши алмыйм”

Рәсимә Гарифуллинаның шигърияте үзе кебек. Йөрәккә үтеп керердәй сүзләрне композитор-җырчылар да шунда ук якын итә.

– Айдар Галимов башкаруындагы “Язмышлар язылганда” дигән җырым белән “Болгар радиосы” премиясенә лаек булдым. Илназ Баһка китаплар биреп җибәргән идем, ул шуннан күп җырларны башкара. Эльвира Хамматова, Ләйсән Мәхмүтова да җырларымны җырлый. Үзем дә көйләр язам. “Өмет” халык фольклор ансамблендә җырлыйм, – ди Рәсимә Гарифуллина.

Моннан тыш аның иҗтимагый эшләре дә тау кадәр. Район хатын-кызлар, “Ак калфак” оешмасында җаваплы эшләрне алып бара. Редакциягә эшләгән елларыннан ук шундый чараларны оештыра ул. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсен, балалар белән “Алтын каләм” түгәрәген җитәкли. Бүген “Бистә йолдызлары” клубында Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендә авылларга чыгып талантлы якташларын барлап сәхнәгә чыгаралар.

– Шигырьсез яши алмыйм. “Бүген ярат”, “Минем куллар синең кулда”, “Яшәү мәңгелек”, “Йолдызлар юл күрсәтер”, “Зәңгәр дуга” китапларым басылды. “Адашкан” повестьлар китабы быел гына чыкты. Бүген яңа повесть эшләп утырам. Тәрбиягә алынган балаларның проблемалары, җәмгыятьнең карашы турында үземнең һәм кызымның язмышы аша китап язам, – ди Рәсимә ханым.

 Рәсимә Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса