Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә яңа экологик салым барлыкка килергә мөмкин

Яңа салым предприятиеләргә чистарту корылмаларын яңартуга этәргеч бирергә тиеш

 РФ Хөкүмәтендә предприятиеләр өчен яңа экологик салым хакында фикер алышалар, дип белдерде Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов. Бу хакта «Российская газета» яза.

Яңа салым предприятиеләргә чистарту корылмаларын яңартуга этәргеч бирергә тиеш. «Мондый салым «пычрак» сәнәгать һәм коммуналь предприятиеләргә заманча чистарту технологияләрен куллану өчен өстәмә стимул була ала», - дип искәртте Кириллов.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт үзенең чистарту корылмаларын яхшыртырга теләгән предприятиеләргә ярдәм итәргә тырыша. Мисал өчен, әлеге максатларга алынган кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияли. Мондый субсидияләрне Россиянең 40 предприятиесе алган инде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184765/

фото татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X