Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә онкологик авыруларга китерүче сәбәпләре билгеләнгән

Русиядә онкологик авыруларның үлемгә аеруча еш китерүче сәбәпләре билгеләнгән.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2018 елга мәгълүматлары нигезендә шулар ачыкланган: онкологик авыруга дучар булучыларның гомум саныннан ашказаны асты бизе ямаш шешеннән үлүчеләр 39,9 процент тәшкил итә. Бу - иң югары күрсәткеч.

Бавыр һәм бавыр эчендәге каналлар яман шешеннән үлүчеләр - 38,4,  үңәчтәге яман шештән - 29,9, трахея, бронхлар, үпкә яман шешеннән - 21,9, тамак, йоткылык  авыруларыннан үлүчеләр 17,3 процент.

Үлем проценты аз булган очраклар да анализланган. Әйтик, сөт бизендә онкологик авыруы булучыларның - 3, аналыкта - 2,2, калкансыман биздә - 0,6, тире ямаш шеше белән авыручыларны 0,4 проценты якты дөнья белән хушлашкан.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X