Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә «аэропорт паспорты»н булдырырга тәкъдим иттеләр

Авиация орнитологиясе тармак төркеме җитәкчесе искәрткәнчә, һәр аэропорт өчен орнитологик куркынычсызлыкны тәэмин итү программасы әзерләргә кирәк.

Россиядә кошларның бәрелүенә юл куймас өчен һәр аэропортның «паспорты» булдырылырга тиеш. Авиация орнитологиясе тармак төркеме җитәкчесе Сергей Рыжов «Известия» басмасына шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, мондый «паспорт»та аэропорт янында зур һәм кечкенә елгалар, диңгез яр буйлары бармы-юкмы икәнлеген, үсемлекләрне, шулай ук кошларның санын һәм төрләрен исәпкә алырга кирәк. Биологик факторлар белән бергә, очышларның ешлыгын, аэропорт тирәсендә чүплекләрнең булу-булмавын да исәпкә алу зарур.

 

Рыжов билгеләп үткәнчә, һәр аэропорт өчен орнитологик куркынычсызлыкны тәэмин итү программасы әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта, белгеч кошларны куркыту өчен акустик җайланма урнаштыру белән генә чикләнергә ярамый дип искәртте.

Фото: архив/Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса