Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия халкы Мальдив утрауларына визасыз бара ала

Россия һәм Мальдив Республикасы Тышкы эшләр министрлыклары башлыклары Сергей Лавров һәм Абдулла Шахид визаларны бетерү турында килешү имзалады.

Россия һәм Мальдив Республикасы Тышкы эшләр министрлыклары башлыклары Сергей Лавров һәм Абдулла Шахид сөйләшү нәтиҗәләре буенча сишәмбе көнне үзара визаларны бетерү турында килешүне имзалады. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Мальдив Республикасы чит ил эшләре министры тарихта беренче тапкыр Россиягә килде. 

Росстат мәгълүматлары буенча, 2018 елда архипелаг утрауларында 38 меңнән артык Россия туристы ял иткән.

 

Россия һәм Мальдив арасында 1995 елдан һава элемтәсе турында килешү гамәлдә. 2010 елның октябреннән «Аэрофлот» Мәскәү - Мале маршруты буенча даими рейслар башкара.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса