Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россельхознадзор белгечләре бакчачыларны яңа төр авырудан сакларга өнди. Нинди авыру?

Сорауга Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров җавап бирә:

Сорауга Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров җавап бирә:

- Соңгы ике елда Россиядә моңа кадәр булмаган яңа авыру – көрән мәрмәр кандала (коричневый мраморный клоп) табылды. Ул 300гә якын төрдәге үсемлекне: бөртеклеләр, яшелчә, субтропик үсемлекләрне зарарлый ала. Төп проблема шунда: илдә аның белән ярышырдай башка дошманы юк. Шуңа күрә ул тиз арада, зур тизлектә тарала. Абхазия, Краснодарда ул күпләп табылды, хәтта җирле халык аны килолап җыеп тапшырды. Ул яңа шартларга тиз ияләшә һәм агуга бирешми. Моннан тыш, суыклар башлангач өй һәм сарай кебек җылы биналарга үтеп керә. Шуңа күрә республикада да табылу куркыныч зур. Көньяк регионнардан килгән яшелчә, җиләк-җимеш һәм агач-куак үсентеләре алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. 

интертат

фото ,чыганак http://www.sahne.ru/kheberler/11547.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса