Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роспотребнадзор идарәсе Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Кайнар линия» оештыра

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 25 ноябреннән 3 декабренә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Кайнар линия» оештыра.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 25 ноябреннән 3 декабренә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Кайнар линия» оештыра. Аңа  8(843)2385368 телефоны буенча - 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 2389854 телефоны буенча 10 сәгатьтән -16 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

1 декабрь-Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Агымдагы елда ул «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында үткәрелә. Бу дата ел саен ВИЧ-инфекция турында искә төшерә, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә түземле булырга, аларны дискриминацияләргә юл куймаска чакыра.

Агымдагы елның 1 ноябренә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 27 059 очрагы теркәлгән, алар арасында 7819 кеше, шул исәптән ВИЧ инфекциясе сәбәпле – 2 576 кеше үлгән.

ВИЧ белән яшәүче 14134 кеше диспансер исәптә тора. Республика халкының ВИЧ-йогышы белән зарарлануы 0,3 процентны тәшкил итә, бу Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы буенча күрсәткечтән 2 тапкыр кимрәк.

2021 елда республикада, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны 2,9 процентка арткан. Агымдагы елда яңа ачыкланган ВИЧ-инфекцияле кешеләр арасында: 70 проценты – 30-59 яшьлек затлар; 38,6 проценты – хатын-кызлар, 61,4 проценты ир-атлар ( 458 кеше).

ВИЧ инфекцияләренә тест үткәрү тәртибе, түләүсез һәм (яки) аноним тикшерүне гамәлгә ашырыла торган медицина оешмаларының адресларын халыкны планлы диспансерлаштыру кысаларында белергә мөмкин.

Үзегезне кызыксындырган сорауларны «СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» InfoSPID.ru сайтында һәм (843)272-70-90 «Ышаныч телефоны» буенча бирергә мөмкин.

ВИЧ-инфекциясенә ел саен ирекле тикшерү узарга кирәк.

Кирәкле мәгълүматны «СТОПВИЧСПИД.РФ»  һәм o-spide.ru. интернет-ресурсларында да алырга мөмкин.

 

Гөлнара Сафина,

Лаеш территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X