Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роберт Ямгуров: “Аерылышканымны сөйләргә яратмыйм”

Татар эстрадасы җырчысы Роберт Ямгуров Башкортстанның Туймазы шәһәрендә татар гаиләсендә туып-үскән.

  Әтисе тумышы белән – Чишмә, әнисе Шаран районыннан. Хәзер алар лаеклы ялда.

- Роберт, бүген нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Мин шулай ук җырлыйм. Әмма хәзер күбесенчә рестораннарда эшлим. Репертуарым шактый үзгәрде, татар җырларын аз башкарам. Нигездә рус һәм инглиз телләрендә җырлыйм. Моннан тыш, яңа проект өстендә эшлим. Тиздән рус телендә поп-рок жанрында яңа җыентыгым чыгачак. Моның белән 2016 елдан бирле шөгыльләнәм. Параллель рәвештә КМПО заводында да эшлим.

- Тавышың үзенчәлекле. Нигә эстрададан югалып алдың?

- Югалдым димәс идем. 2008 елда “Йолдызлар фабрикасы”нда катнашып, абсолют җиңүче исеменә лаек булдым. Аннан соң компания белән килешү төзедек. Нәтиҗәдә 7 ел урынына 4 ел гына эшләп өлгердек. “Татар җыры” фестивалендә “Яңа сулыш” номинациясендә җиңү яулаганнан соң, компания тарафыннан килешү өзелде. Шулай итеп, үз-үземә хуҗа булып, ирекле рәвештә иҗат итә башладым.

- Ни өчен килешү вакытыннан алдан өзелде?

- Миңа моны аңлатып торучы булмады. Мөгаен, акча бүлеп бирү туктатылгандыр.

- Күптән түгел эстрадада Ләйсән Ветрова белән дуэт буларак балкый башладыгыз...

- Ярты еллап элек Ләйсән бер җыр җибәрде. Тыңлап карагач: “Ләйсән, моннан менә дигән дуэт килеп чыгачак! Һичшиксез берәр җырчы белән җырла!” – дидем. Ә ул исә дуэтны бергә җырларга тәкъдим итте. Шулай итеп, “Сине уйлап” җырын яздырдык. Ләйсәнгә, җырның көен язучы Гүзәлиягә, сүз авторы – Эльвира Әхмәтовага рәхмәтемне белдерәм. Җырны халык бик яратып кабул итте.

- Эстрадада кайсы артистлар белән дус син?

- Филүс Каһиров, Ләйсән Ветрова. Шулай ук Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Гөлнара Габидуллина, Гүзәлия белән дә яхшы мөнәсәбәттә.

 

- Ни өчен хатының белән аерылыштыгыз?

- Кызганыч, хәзер бик күп гаиләләр таркала. Берәрсе аерылышкан дисәләр, хәтта артык гаҗәпләнмибез дә. Мин аерылышканымны, гомумән, шәхси тормышымны беркемгә дә сөйләмим. Тормышта шулай була инде ул - кешеләр аерылыша, кешеләр үзгәрә.

- Кызың белән аралашасыңмы?

- Әлбәттә, аралашабыз. Бар да яхшы. Эмилиягә – 8 яшь, 2нче сыйныфта укый. Һәр ял саен күрешәбез. Әнисе безнең аралашуга каршы түгел.

- Икенче тапкыр гаилә корырга теләгең бармы?

- Гомер буе ялгыз яшәп булмас, өйләнергә кирәк. Улым тусын иде дип хыялланам. Хәер, анысын вакыт күрсәтер. Озакка сузмам, чөнки барлык дусларымның гаиләләре бар. Мин дә алар кебек үк кунакка парлы йөрергә телим.

- Чәчең табигатьтән бөдрәме?

- Кая гына барсам да, хәтта кибеттә дә – бөтен җирдә чәчем турында сорыйлар. “Махсус бөдрәләтәсеңдер әле, химия ясыйсыңдыр”, – диючеләр бар. Юк, чәчем табигатьтән бөдрә. Шунысы кызык: әти белән әнинең дә, бертуган абыемның да чәчләре бөдрә түгел. Әнинең әнисеннән күчкән, аның чәчләре нәкъ шундый бөдрә.

- Ни өчен гел озын чәч белән йөрисең? Кистерәсең килмиме?

- 2007 елдан бирле озын чәч белән йөрим. Хәзер инде бу – минем образ. Чәчемне кистерсәм, “гади” егет булып калачакмын. Мине элек белгән кешеләр дә бөдрә чәч күпкә килешә дип уйлый. Бәлки 45 яшьлек юбилеема кистерермен...

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/robert-yamgurov-aerylyshkanymny-sylrg-yaratmyym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса