Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

 Рәмзил Гыйлемхан : " Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә хәтерем белән утлы еллар кайтавазын барлыйм"

Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә хәтерем белән утлы еллар кайтавазын барлыйм. Фронтовик авылдашларымны күз  алдымнан үткәрәм. Бик күпләренең якты истәлеге күңелемдә әле дә саклана.

Язмам шуларның берсе Биектау авылыннан Фәхретдин абый Хәйретдинов турында.

 1923 нче елгы иде Фәхретдин абый. Армиядән кайткач   Кызыл Йолдыз районы хәрби комиссариатында (1959 елга кадәр) эшләде. Җәй айларында хәрби комиссариатның яшел төстәге әрҗәле “Ирбит“ мотоциклында өйләренә кайтып йөри иде. Ул вакытта әле авылда техника юк дәрәҗәсендә. Без аның эштән кайтканын көтеп кенә торабыз. Ул кайтып төшкән шәйгә барыбыз да мотоциклга ябырылабыз. Фәхретдин абый безне төяп, урам әйләндерә. Безнең ише “башкисәр, ташбаш“ малай-шалайларга шуннан да зур куанычның булуы мөмкинме соң ул чакта?!

Фәхретдин абый 1941 елның 1 нче ноябреннән алып 1945 елның 9 маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыш юлын Ленинград, 1-2 нче Балтыйк буе фронты белән Берлинга кадәр барып җиткән, Кенигсбергны алуда катнашкан. Ике мәртәбә яраланган. 1942 елның февраленнән ахырга кадәр разведка бүлекчәсе командиры була. “За отвагу“, “За оборону Ленинграда“, “За взятие Берлина“, “За взятие Кенигсберга» медальләре белән бүләкләнә.   Әле сугыш беткәч тә тиз генә кайтарып җибәрмәгәннәр аларны. 1947 елның июненә кадәр армиядә старшина булып хезмәт итә. Әйткәнемчә, армиядән кайткач хезмәтен Кызыл Йолдыз хәрби комиссариатында дәвам итте. Писарьларча, бик матур каллиграфия белән яза иде.

   1959 елның мартында Кызыл Йолдыз районы бетерелгәч, аны колхозда хисапчы итеп куйдылар. “Маяк“ колхозы  “Шомбыт» терлек симертү совхозына кушылгач, Биектау бүлекчәсендә - идарәче, бухгалтер вазыйфаларын башкарды. Соңыннан зоотехниклыкка укып, совхозның баш зоотехнигы булып эшләде, хезмәтен намус белән үтәде, ул авылны, авыл аны яратып яшәде.

 Якын күршем, авылдашым турындагы якты истәлекләр, разведка командиры Фәхретдин Хәйретдинов рухына дога булып ирешсен!

                                                                

 Рәмзил Гыйлемхан-Чулманлы,

 Кадыйр Сибгатуллин

премиясе лауреаты. Биектау авылы.

yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X