Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иделия Мәхмүтова: "Рәхмәт хисләре белән кайттык"

21 майда тарихи Болгар җирендә "Изге Болгар җыены-2022" узды.

Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган жыенга Балык Бистәсе районыннан 200 кеше исән-имин барып кайтты.
Көн болытлы, җиләс, яңгырлы булса да халык күп жыелды, күңелдә бәйрәм хисе иде.
- Без Идел Буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантанада катнаштык. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены»на килгәннән кунакларны сәламләде.
Арабызда яшь, урта, өлкән буын кешеләре дә бар иде. Кайсыларының инде җыенда беренче тапкыр катнашуы түгел. Изге Болгар җиренең тарихи-архитектура комплексын карадык, намаз укыдык.
Җыенга баручылар билгеләнгән вакытка килеп, барып җиткәч җайлы гына урнашып, кайтканда да тоткарлыклар тудыручы булмады.
«Изге Болгар җыенына» районнан барган кешеләр сәяхәттән бик канәгать калды, район җитәкчеләренә, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, - диде Татарстан Республикасы мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасының Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Иделия Мәхмүтова.
Әлеге олы тарихи чарада төбәкара "Илаһи моң" бәйгесендә катнашкан лауреатларны да бүләкләделәр. Бәйгедә Балык Бистәсе районыннан да катнашучылар бар иде. Тәбрикләү, бүләкләүләр дә Болгар җирлегендә узды.
Яңа Арыш авылыннан Гөлсинә Хәйретдинова, Котлы Бөкәш авылыннан Хәтимә Әдиуллина һәм Гөлсинә Яруллиналар катнашып, лауреат булдылар. Аларны лауреат Дипломы, истәлекле һәм акчалата бүләкләр биреп котладылар. Җыенга кадәр, 14 апрельдә алар Казан шәһәрендә конкурсның нәтиҗәләре һәм рухи мәдәният традицияләре белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышып, экспертлар, жюри әгъзалары, педагоглар катнашында «Татар рухи мәдәниятендә гыйбадәт һәм музыка» дигән темага “түгәрәк өстәлдә” дә катнашып кайттылар.
Аларга алга таба да уңышлар телибез.


Тансылу Минһаҗева.
Рәзилә Мөхәммәтрахимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса