Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше
Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.
Мәктәп директоры Гариф абый Шәйдуллин үзе укыткан балалар - Гөлсем апа Гаянова, Рәкыя Гарифуллина, Камил абый Зиннәтов, Хәмәтгаян Сәйфетдинов, Вәгыйз Мөхәммәтшин, Зөлфирә Шәрипова, Тәнзилә Гатиятова, яраткан һәм хәзер дә күңел түребездә йөрткән өлкән пионервожатый Рәхилә апа Баһавиевага (Җәләлова) алдагы тормышларына дөрес юнәлеш биреп, чын укытучы дәрәҗәсенә җиткергән кеше. Бу шәхесләрнең исемлеген дәвам итеп булыр иде.
Мәктәпне тәмамлаганга 53 ел булуга карамастан шау-гөр килеп, яшьнәп яшәгән мәктәп еллары әле дә хәтердә. Шушы язмам белән мин сезне кызыл галстук тагып йөргән яшьлек елларына алып кайтырга булдым.
Күз алдына Юлсубино мәктәбенең Николай Островский исемендәге дружинасының өлкән пионервожатые Рәхилә апа килеп баса.
Без укыган елларда бер генә чара да ансыз узмый иде. Ул үзенең йөреше, тотышы белән ерактан ук аерылып торды. Аны һәрбер бала белә, якын итә. Ул иптәш тә , укытучы да булды. Мәктәптә пионер, комсомол эше кайнап торды. Рәхилә апаның матур итеп җырлавы, безгә пионер җырлары өйрәтүе, оста итеп кичәләр үткәрүе, төрле ярышлар, озын тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар оештыруы әле дә истә.
Пионер оешмасы безнең чор балаларын туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, бер-беребез белән дус-тату һәм бердәм булырга өйрәтте.
Сигезенче дистәне вакласа да Рәхилә апабыз бүген дә районкүләм күп төрле чараларда актив катнаша. Язмамны тәмамлап аңа һәм 1960-1980 елларда Юлсубино мәктәбенең пионер дружинасында тәрбияләнгән “пионерлар”га – чордашларга хәерле гомерләр, сәламәтлек телим.
Күңеле белән һаман да пионер булып калган Иске Арыш авылыннан Миңнегөлсем Зәйнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа