Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы ике көннән соң табылган

Бу атнада Ришат Төхвәтуллин кайгылы хәбәр җиткергән иде: концерт башланырга берничә сәгать кала төркеменең тавыш операторы югала.

 

Башта аны төркем белән  эзлиләр, аннары полиция хезмәткәрләре, туганнары кушыла. Моны "хайп" итеп кабул итүчеләр дә булды, тик бу - чынбарлык. Әмма, Аллага шөкер, Артур Гобузов табылган! Исән-сау!

Гобузов Петербургка барып җиткән. Ул элемтәгә үзе чыккан.
"Минем белән сөйләшмәде, биюче егеткә шалтыратып, киемнәрне җибәрегез дигән. Без шуны ачыкладык: мондый хәл аның белән беренче тапкыр гына булмаган. Бергә укыган егетләре дә язды, уку вакытында да югалган булган. Безнең аңлавыбызча, ул пультның настройкаларын юкка чыгарган да, нишләргә белмичә, кайтып киткән. Иң мөһиме - исән-сау! Акча алган вакыт иде, берәрсе кыйнады микән, дип тә уйлаган идек. Борчыган өчен гафу итегез, шушы көннәрдә безнең белән булган өчен барыгызга да рәхмәт!" - дип хәбәр бирде җырчы үзенең Инстаграмында.

фото saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X