Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рифат Зарипов сәхнәдән китәргә җыена

Популяр артист, җырчы һәм пародия остасы Рифат Зариповны халык ярата. Аның җиңеллеге, кәмитлеге һәм ихласлыгы тамашачыларны Рифат концертларына җәлеп итә. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның шәкерте булгангадырмы, Рифат җырларының көйләре дә Зәкиевичнекенә тартым. Аның каравы, һәр икесенең үз тамашачысы бар.

 Узган атнада артист гаиләсе белән җылы якта отпуск ялларын уздырды. Ләкин, ял вакытында да Рифатның тынычлыгын бозганнар. Бер явыз телле тамашачы аңа артист турында нәрсә уйлаганын түкми-чәчми язган да җибәргән.

«Рифат туган, сәхнәгә менү өчен кешегә талант кирәк. Синең җырлау, юмор осталыгың бик түбән дәрәҗәдә. Сиңа берничә елдан халык йөрмәс, хәзерге кебек аларны куып кертмәсәң генә. Сиңа әле яшь вакытта башка һөнәр сайларга кирәк», – дип Рифат Зариповны сәхнәдән куа ул.

Бу сүзләргә аптыраган Рифат Зарипов Инстаграмда тамашачыларына мөрәҗәгать итә: «Бу кешегә нинди диагноз бирәсез?» – дип сорый артист.

Миңа калса, мондый эчтәлекле хатлар язучыларның диагнозы бер, ул да булса – көнчелек!

likes.ru

http://www.sahne.ru/news/xeberler/rifat-zaripov-skhndn-kitrg-yena

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X