Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рифат Зарипов: "Иртән кунакханәне төтен баскан иде"

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов гаиләсе белән Төркиядә ял итеп кайтты.

Зариповлар ял иткән Манавгат шәһәрендә янгын булган. Җырчы белән андагы вәзгыять турында сөйләштек.

- Рифат, ни өчен нәкъ менә Төркияне сайладыгыз?

- Без 2018 елда ук Төркияне сайлап куйдык. Әти белән әнине алып барырга теләдек. Ләкин ул елны мөмкинлек булмады, аннары пандемия башланды. Ниһаять, быел әниләрнең чит ил паспорты гамәлдән чыкканчы дип, Аллаһка тапшырып Төркиягә җыендык. Манавгатка бардык.

- Янгын кайчан чыкты? 

- Янгын чыкканчы, бар да бик әйбәт булды. Китәргә ике тәүлек кала янгын чыкты. Бездән 1-2 чакрым ераклыкта гына булды ул. Беренче көнне җил башка якка искәч, төтен безгә килмәде. Икенче көнне иртән Манавгат шәһәрен, кунакханәне төтен баскан иде. Һавадан күмер, көл төшеп бассейннарны пычратты.

 

Курыктыгызмы? Халык үзен ничек тотты? Кайтып китүчеләр булдымы?

- Безгә дөрләп ялкын килмәде, алай куркыныч булмады. Шулай да халык арасында шом булгандыр, чөнки берничә кеше чемоданнарын җыеп чыгып китте. Ләкин кунакханә хезмәткәрләре халыкны тынычландырды, “борчылмагыз, янгын монда килми” диде. Без киткәндә, шәһәр ачылган иде, янгын башка якка күчкән иде.

- Әти-әниең Төркиягә бүтән бармыйбыз, дип әйтмәдеме?

- Бүтән бармыйбыз дип әйтмәделәр. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, исәнлек булса, бәлки тагын барырбыз дигән өметләр бар. Барысы да Аллаһы кулында. Без уйлыйбыз, Аллаһы Тәгалә планлаштыра. Хәерлесе белән булсын. Табигать, кызганыч, әлбәттә. Матур җирләр, кошлар, хайваннар, йортлар яна. Үлүчеләр дә булгандыр. Иң куркынычы ут белән су бит инде. Барыбызны да Аллаһы сакласын.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rifat-zaripov-btn-barmyybyz-dip-ytmdelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса