Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рифат Зарипов белән Рамил Шәрәпов хатыннарын нәрсә бәйли

Буген 17 сентябрь көнне Рамил Шәрәпов һәм Рифат Зариповның хатыннарының туган көне икән. Бу хакта алар үзләренең шәхси аккаунтларында хәбәр итәләр.

«Әнисеее, без Ислам улым белән сине чын күнелдән тәбрик итәбез. Яратабыз, хөрмәт итәбез, син минем бәхет кошым. Сиңа бииик зур рәхмәт барысы өчен дә. Бер-беребезгә булган хисләрне сүндермичә, тигез итеп, матур итеп, мул тормышта, рәхәт һәм иркен итеп яшәүләр насыйп булсын. Аллах тәгалә рәхмәтеннән, ярдәменнәнташламасын. Мин сине яратам», - дип яза Рифат Зарипов инстаграм аккаунтында.

«Земфирочкам, туган көнең белән. Ходаема рәхмәт миңа насыйп булганың өчен. Сиңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телим. Яратабыз», - дип котлый хатынын Рамил Шәрәпов.

Без дә аларны туган көннәре белән котлыйбыз!

Фотолар җырчыларның шәхси аккаунтларыннан алынды

 

http://www.sahne.ru/kheberler/7910.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса