Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада Яшьләр үзәкләрен торгызу өчен 2 млрд сум акча каралган

Җөмһүриятебез башкаласында Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы бара.

Республиканың  һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Дамир Фәттахов әйтте.

«Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк», — диде Дамир Фәттахов.

Хәзерге вакытта 217 үсмерләр клубы булып, аларга да игътибар үзөгендә булачагын әйтте.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнаша.

 

Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса