Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада «Илкүләм проектлар: Татарстан- 2020» фотоконкурсы уза

 Татарстанда 2020 елның 1 июненнән 20 декабренә кадәр «Илкүләм проектлар: Татарстан- 2020» республика фотоконкурсы уза. Ул Татарстан Республикасы проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрсәтү максатында оештырыла һәм икенче тапкыр уздырыла.

Фотоконкурсны  «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумы милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрылыгы, региональ проект офислары, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе оештыра.

Ул 4 этапта үткәрелә. Беренче этапта муниципаль берәмлекләр фотографияләр туплау белән шөгыльләнделәр. Хәзерге вакытта 2 этап – фотографияләр сайлап алу бара.

Балык Бистәсе районында жюри башкарма  комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина җитәкчелегендә эшли. Жюри вәкилләре күптән түгел район мәдәният йортына җыелып республика фотоконкурсына “Әйе” дип тавыш бирәбез”, “Элек юк иде”, “Кунакка чакырабыз”, “Чишелеш юлы бар”, “Туры караш”, “Объективта балалар”, “Республика файдасына, һәркем мәнфәгатьләрендә” номинацияләре буенча тәкъдим итү өчен 30 иң яхшы фотография сайлап алдылар.

Әлеге фотокүргәзмә 30 октябрь көнне район мәдәният йортында эшләячәк. Балыкбистәлеләр районда милли проектларны тормышка ашыру темасы буенча иң яхшы фотоларны карый алалар.

Республика фотоконкурсында җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы эшләр басма һәм электрон республика массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күрәчәк, шулай ук Татарстан Республикасындагы күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X