Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызның “Шәмсетдинов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләр уңай бара

Басу-кырлар бушап, тынып калды. Игеннәр җыеп урнаштырылды, терлекләргә кышка җитәрлек печән, сенаж-силос әзерләнде. Авыл халкы бермәлгә җәйге-көзге кыр эшләреннән сулу алса да, хуҗалыкларда хезмәт шавы ел тәүлеге дәвам итә. Бөртекле культуралар җыеп алганнан соң комбайннарны, тагылма агрегатларны кышкы саклауга кую, тырма-чәчкечләрне ремонтлау – бүгенге көндә үз чираты белән барган эшләрнең бер өлеше.

Районыбызның “Шәмсетдинов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында да ремонт эшләренең гөрләп барган чагы. Быел да биредә техникаларны төзекләндерү һәм агрегатларны кышкы саклауга куюга бик җитди караганнар. Һәммәсе дә дәүләт стандартлары таләпләренә туры килерлек. Остаханәдә эшнең тукталып торганы юк, тәҗрибәле механизаторлардан торган бригада тырмаларны төзекләндерү белән мәшгуль. Җылытылган бина эченә культиватор, чәчү агрегатлары кертелгән. Ремонтчыларга да эшләве җайлы. Утын ягылган мич көнозын үз җылылыгын саклый.
- Уңайлыкларны тудырырга тырышабыз инде, шунсыз булмый, - ди хуҗалык җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов. - Егетләребез бик тырышлар. Язын чәчүдә эшләсәләр, җәен печән чаптыруда, көзен уракта хезмәт куялар. Мин аларга еш кына шаяртып: “Вертолет, я булмаса самолет штурвалы артына утырсагыз да, исән-имин йөртүегезгә ышанырга була”, - димен. 
(Тулысынча газетадан укый аласыз) 

Фәрвәз Каюмова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса