Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызда - “Яшьләр вакыты” (“Время молодых”) роуд-туры

 Татарстан Республикасында “Яшьләр вакыты” (“Время молодых”) акциясе 2020 елның 4 августында старт алды.

25 көн эчендә 45 районны әйләнеп чыгу планлаштырыла. 

6 август көнне  “Яшьләр вакыты”  автобусы район үзәгенең елга буендагы паркында тукталыш ясады.

Безгә республика тормышына битараф булмаган яшьләр килде. Алар лекцияләр укыдылар, мастер-класслар үткәрделәр, районда яшьләр сәясәтен үстерү буенча егет-кызларның фикерләрен тыңладылар.

Чарада Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Вафина катнаштылар һәм яшьләр проектларына бәя бирүче экспертлар булдылар.

Проект кысаларындагы “Кайтам” лекциясендә үз төбәгендә яшәп уңышка ирешүчеләр чыгыш ясыйлар.

Безнең районда спикер Олеся Караганова булды. Ул әти-әнисе бизнесын дәвам итүче генә түгел, шулай ук республика аграр тармагы яшьләре оешмасының район бүлеге җитәкчесе дә әле.

“Авыл яшьләренә кыюрак булып шәһәрдә яшәүчеләр белән конкурентлыктан читенсенмәскә кирәк. Үз  максатыңны анык  итеп күзаллап, шуңа юл ярырга, авырлыклар алдында каушап калмаска кирәк. Авылда яшәүче яшьләр өчен күп программалар эшли.

Безнең үзебезнең өстенлекле сыйфатларыбыз бар. Кемнеңдер булышуына өмет итмичә, үз-үзегезгә ышаныгыз, тарафдарларыгызны барлагыз. Безнең вакыт– яшьләр вакыты килде”,-диде ул үз чыгышында.

Чара барышында «Безнең район – киләчәк образы» кысаларында 8 проект тәкъдим ителде, алар буенча экспертлар тарафыннан грантлар алуга гаризалар рәсмиләштерү буенча киңәшләр бирелде.

Район өчен кызыклы һәм яңа өлкәләр буенча проектлар булды.

Мәсәлән, киберспортны үстерү, мультипликацион мәктәп, дебатлар һәм патриотизм мәктәбе булдыру. Шулай ук халыкка экологик тәрбия бирү проблемалары да яңгырады.

Экспертлар тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәсендә, Балык Бистәсе районы өчен иң мөһим булган, Фугина Алисә Рафик кызы җитәкчелегендә «Үз-үзеңә адым» проекты танылды.

Җиңүчеләр командасын котлыйбыз һәм киләчәктә дә проектны тормышка ашыруда уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса